Материалы

Мәчет халык белән нурлы

последние и лучшие новости искусства в мире

Совет чорында мәчетләр ябылды, безнең авыл мәчете дә клубка әйләнде. Шулай да әби-бабайларыбыз диннән аерылмадылар, бер йортка җыелып, җомга, гает намазлары укылды. Ә инде 1990 нчы елларда дин күтәрелә башлагач, шәһәрләрдә, авылларда мәчетләр төзелә башлады.

Шатан авылы бу бәхеткә 1995 елны иреште, июнь аенда Аллаһы йортыбызның ишекләре ачылды, шул вакыттан мәчет ишеге ябылганы юк, иншаллаһ.

Бу саваплы эшне халыкны оештырып Әбделхәлим Мәүлет улы Хисаметдинов үтәде. Аңа саулык-сәламәтлек теләп олы рәхмәтебезне белдерәбез. Әбделхәлим абый олы яшькә җиткәч, мәчетне ышанычлы кешегә тапшырасы килде. Аллага шөкер, бу олы бурычны Вәлия Айзатулла кызы Абдулина үз өстенә алды. Күп еллар китапханәче булып эшләп, лаеклы ялга чыккач, Вәлия авылның мөселманнар оешмасының җитәкчесе булып сайланды. Мәчет ачылуга шактый вакыт үтсә дә, иман йортыбыз елдан-ел яңара, ремонтлар ясалып тора, су кертелде, нигезе ныгытылды, пластик тәрәзәләр куелды, газ белән ягыла. Газ кертүдә хөрмәткә лаек авылдашыбыз, хәзерге көндә Яркәүдә яшәүче Гайшә Гатиятуллина апабыз 50 меңләп матди ярдәм күрсәтте. Авылны онытмый, килеп, садакаларын мәчет файдасына хәленчә салып китә. Халкыбыз исеменнән аңа зур рәхмәт, бала-оныклары игелегендә, саулык-сәламәтлектә бәрәкәтле гомер, бәхетле картлык насыйп булсын аңа.

Мәчеттә Коръән ашлары уздыру өчен барлык уңайлыклар бар. Дини бәйрәмнәрне үткәргәндә, бер йорт та читтә калмый, азыкларны үзләре алып килә. Ә инде мул, сыйлы өстәл артында, үзебезнең авыл егете Илгиз Әнвәр улы Нурбаков ана телендә вәгазь сөйли, намазлар укый. Үз баласын да азан әйтергә, Коръән сүрәләренә өйрәтә. Ходай савабын бирсен аларга.

Мәчеттә уздырылган мәҗлесләрдә тәмле аш пешерүчеләр – Факиябану Исинага, Фәүзия Мөхәммәтшинага, Шәмсекамәр Кәримовага, Әлфия Кәримовага, Гөлзифа Кәримовага, Разыя Зыятдиновага зур рәхмәт.

Я, Аллам, мәчетебезнең ишекләре һәрвакыт ачык булсын, азан тавышы халыкны намазга чакырып торсын, мәчеткә йөрүчеләрнең аңы арта барсын.

Авыл халкына иминлек, гаиләләргә сабырлык, шатлык теләп, бакыйга киткән туганнарыбызның рухы шат булсын өчен, укыган догаларыбызны, Аллаһы кабул итсен, иншаллаһ.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума