Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Мәчеткә яңа манара куелды

последние и лучшие новости искусства в мире

27-4Төмән районының Салаирка авылында мәчет 1995 елдан бирле эшли, киләсе елга 25 еллыгын бәйрәм итәчәкбез. Дини бәйрәмнәрне бергәләшеп гел үткәреп киләбез. Халык дус, бердәм бездә. 2018 елда көчле җил булганда мәчетебезнең манарасы җимерелеп төште. Быел яңа манара һәм тимердән койма ясадык. Бу эшләрне тәмамлап, 16 июнь көнне Ураза бәйрәмен үткәрергә уйладык. Дәрәҗәле кунаклар: өлкә мөселман диния нәзарәте җитәкчесе мөфти Зиннәт хәзрәт Садыйков һәм Төмән районының татар милли-мәдәни автономиясе советы рәисе, мәдәният идарәсе белгече Альберт Алтынгузин да килделәр.

Тагын да Шыкча, Нариманова, Яңа Тарманнан, Төмәннән кунаклар күп иде. Авылдашлар бу бәйрәмгә ныклап әзерләнделәр. Хәзрәтебез Маннур Кәбиров, Рузилә Сәйдуллина, Вәсилә Кәримова, Әлфия Юсупова, Мәдинә Латыйпова һәм башкалар аеруча тырышлык күрсәттеләр. Зур казанда аш пешереп, уңган хатын-кызларыбыз мул итеп пешергән тәм-том белән тулган өстәлләр артына барлык кешене дә хуш күреп каршы алдык.

Ашка кадәр Зиннәт хәзрәт Садыйков Ураза бәйрәме белән котлады һәм манараны, мәчет территориясен төзекләндерүдә актив катнашкан Вилдан, Абдулла Абдуловларга, Әнвәр Мойсага, Рәзиф Латыйповка, Рәис Калбаевка, Зөлфия Солтановага өлкә мөселман дини идарәсенең Рәхмәт хатларын тапшырды.

Шулай балаларны да дини тәртипләрне өйрәтеп, аңлатып үстерәбез.

Рәфис СОЛТАНОВ, Төмән районы, Салаирка авылы.
(Гөлнур В
ӘЛИЕВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836