Материалы

Мәетне мөселманча озату мәслихәт

последние и лучшие новости искусства в мире

27-3Көндәлек тормышта дини сораулар тулып тора. Күп кешеләр мәетне мөселманча дөрес итеп озату тәртипләрен сорап мөрәҗәгать итәләр. Бигрәк тә танылган шәхесләребезне, гади халыктан аерып, чаралар вакытында кара чүпрәк элү, мәетне чәчәккә күмү, хатын-кызларның чәчләрен туздырып килүе кебек ямьсез күренешләргә тап булабыз. Боларны күргәч, ни өчен без мөселман кардәшләребезне соңгы юлга шәригатьчә озатмыйбыз дигән сорау туа. Андый гамәлләребез белән мәеткә зыян салуыбыз да ихтимал бит.

Әлеге сораулар буенча Төмән районы, Кугалы мәчетенең өлкән имам-хатыйбы, Кугалы зиратының җаваплы каравылчысы Сөләйман хәзрәт Садретдиновка мөрәҗәгать иттек. Ул мәетләрне соңгы юлга озату буенча барлык гамәлләрне башкаручы. Берничә мәетне озатканда Сөләйман хәзрәтнең шәригатьчә барлык гамәлләрне туры китереп, мәетне озатырга килүчеләргә барысын да аңлатып, ирләрне аерым алгы рәткә, хатын-кызларны артка бастырып җеназа намазларын укыганын күреп, ничек бу эшләрне оста башкаруының шаһиты булганыбыз бар һәм менә ул сорауларыбызга җавап бирә.

- Беркем дә бу дөньяга мәңгелеккә килми, һәрберебезнең фанилыкта яшәү вакыты чикләнгән. Шуңа да адәм баласы гомер буе шушы зур сәфәренә әзерләнеп яшәргә тиеш. Бу турыда Коръәни Кәримдә дә әйтелгән аять. Үлгәч, адәм баласының зур сәфәре башлана.Анда бара торган сумкага без тәкъвалыкны салырга тиеш. Тәкъвалык дигән сүз астында Аллаһы Тәгалә риза булган гамәл ята. Адәм баласының бу галәмдәге тормышы үлем белән генә чикләнми. Ул куркыныч булып күренсә дә, кеше кабергә төшәсе бар дип уйласа да, хак дин юлында булган кешеләргә Аллаһы Тәгалә караңгы каберләрен нурлы җәннәт бакчасына әйләндерергә, җанын җиңел генә чыгарырга һәм калган сәфәрен хәерле генә итәргә вәгъдә итә.

Бу дөньяда тәкъвалык җыярга безнең мөмкинчелек зур. Мәсәлән, әти-әнисен соңгы юлга озаткач, балалары аларның кемгәдер матди бурычы булса бакыйлыкта Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә ирешү өчен киртә булып тора.

Үлгән кешене соңгы юлга озатканда башкарыла торган гамәлләрнең күбесе гореф-гадәткә бәйле. Мөселманнар арасында да алар төрле булырга мөмкин. Шул ук вакытта мәрхүм белән саубуллашуның үзгәрми торган асылы да бар. Мәсәлән, мәетне тизрәк күмү шарт. Аның өчен аны юарга, госелләндерергә, аннары кәфенләргә кирәк. Шуннан соң без җеназа намазы укып, мәетне ләхеткә салып, дога кылып кабергә төшерәбез.

Сезнең сорауларга килгәндә, танылган шәхесләребез белән саубуллашу йоласы мөселманча кагыйдәләргә туры килеп бетми. Әйтик, беләккә кара тасма тагып, мәет янында саклап тору Ислам динендә юк. Ислам динендә мәет янында утыру күркәм.

Мәет янына хушлашырга килгән хатын-кызларның килеш-килбәте мөселманча булуы шарт. Пәйгамбәребез Мөхәммәд үзенең хәдисендә мәет турында яхшы сүз әйтергә куша. Шуңа күрә хушлашырга килгән кешедән: “Бу мәрхүм яисә мәрхүмә яхшы кеше идеме?” – дип сорыйбыз. Алар бер тавыштан “яхшы кеше иде” – дип җавап бирәләр. Аның изгелекләрен, хәерле якларын гына искә төшерү зарур. Шунда Коръән аятьләре укып, дога кылып, зикер әйтеп, матур итеп вәгазь сөйләнелсә, бигрәк тә яхшы. Ләкин бүгенге мәрхүмнәрне озату әлеге рәвешкә килеп җитә алмый. Бездә әле дә мөселман кешесен табут өстенә куялар, чәчәккә күмәләр, сүрәтләрен эләләр, аңа кара тасма тагалар. Ни кызганыч, бу кешеләргә Ислам диненең күп төшенчәләрен белү җитми. Халык дин юлына басса, догада булса, зур җитәкчеләр дә әкренләп безнең йолаларга керәчәк. Бүген мәетне озаткандагы хаталар динне белмәүдән килә. Мәетне мөселманча озатмау тормыштагы динсезлекне күрсәтә. Мәрхүмне соңгы юлга Аллаһы Тәгалә кушканча озату хәерле. Бу дөньядан аерылган кешегә бары тик дога гына кирәк, аны ничек кенә бизәсәң дә файда юк. Аның җаны: “Мине тизрәк кабергә салыгыз”, - дип кычкыра. Кеше белән хушлаштык дип аны онытырга ярамый. Соңыннан җыелып, мәрхүмнең рухына Коръән уку, дога кылу оештырырга кирәк.

Еш кына: “Кешене соңгы юлга озатканда елау мәет өчен зыянлымы?” – дип сорыйлар. Пәйгамбәрләр дә малайлары үлгәндә елаганнар. Алар: “Сабый балаңны озатканда ничек еламыйсың инде?” – дигәннәр. Елау мөмкин. Ул кешенең күңеленнән чыга. Ләкин башка диндәге кебек кычкырып еларга ярамый. Кабер өстенә мәрмәрдән зур сын ясап кую мәетне газапка сала. Аның бу дөнья гөнаһларыннан арынасы килә, тик өстендә тәккәберлек тора. Ә менә кечкенә ташка мәрхүмнең исем-фамилиясен, кайчан туганын, үлгәнен язу хәерле. Фоторәсемен ябыштыру, бизәкләү кирәкми, Чиста, пакъ, гади булса шул җитә. Мәетнең баласы хәерсез юлда йөри, намазсыз, тәһарәтсез икән, зур таш куюдан нинди файда. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) “Иң хәерле кеше үзеннән соң дога кылучы бала калдыручы”, - ди.

- Сөләйман хәзрәт, бик зур рәхмәт аңлатмагыз өчен.

Наилә САФИУЛЛИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума