Материалы

Мәккә-Мәдинәдән кайттык

последние и лучшие новости искусства в мире

5-4Аллаһының рәхмәте белән күптән хыялланган хыялыбыз – Мәккә-Мәдинәгә барып кече Хаҗ яисә гөмрә ясап кайтырга насыйп булды. Авыр һәм ерак юл. Әмма, баштан ук барлык әзерләнү чоры бер-бер артлы уңай һәм җайлы гына башланды. Яңа ел каникуллары вакытына туры китереп, барлык документлар ясалып, Мәдинә шәһәренә билет алдык. Үз көчебез, хәләл акчабыз белән дүрт кеше: кызым, кияү һәм аларның 2 яшьлек уллары Ибраһим юлга чыктык.

Төмәннән Екатеринбургка, аннан Дубайга, Дубайдан Мәдинәгә очып, 36 сәгатьтә барып җиттек. Төмәндәге кияү Мәдинәгә кадәр безне алып барды, ә Мәдинәдәге кияү каршы алып, безне йөртүне үз өстенә алды.

Бәхеткә каршы аның да каникулы иде. Быел ул Мәдинәдәге ислам университетының магистратурасында укып йөри. Гарәп телен яхшы белә. 1997 елда Мәдинәдә туган оныгым һәм аларның 4 яшьлек кызлары Хәдичә дә (шулай ук Мәдинәдә туган) телне әтисеннән өйрәнеп, китаптан сүрәләр укый. Шуның өчен безнең тел ягыннан проблема булмады. Әле кияү тарихи урыннарга йөртеп, аларның тарихын сөйләп, яхшы экскурсовод та булып чыкты.

Барлык хаҗга баручылар кебек Мәдинә шәһәрендәге мәчеттә намазлар укып, Аллаһы Тәгаләдән гөнаһларыбызны кичерүен сорап, теләкләребезне теләп чистарынгач, яңа туган бала кебек булдык. Дүртенче көнне Аллаһы Тәгаләгә тапшырып, Мәккәгә гөмрә ясарга җыендык. Исламда иң беренче төзелгән ак мәчеткә барып, ике кияү һәм кечкенә оныгым ап-ак ихрам киеп, барыбыз да мәчеттә намаз укыгач, юлга чыктык. Мәдинәдә белем алучы киявебез кайчан, нинди дога укырга өйрәтеп торды. Кәгъбә ташын әйләнгәндә һәм, гомумән, шәһәрдә йөргәндә аннан башка ничек буласын күз алдына китерүе дә кыен. Кешегә суларга һава ничек кирәк, чит илдә телне белү дә шулай ук бик мөһим. Әлхәмдүлиллә, барлык шартларны туры китереп, гөмрәне ясап чыктык. Кәгъбә ташын өч тапкыр (бер әйләнгәндә җиде тапкыр) әйләндек. Бакый дөньядагы дога өмет итеп яткан барлык мәрхүм-мәрхүмәләргә, исәннәргә догалар укып, теләкләр теләдек. Аллаһы Тәгалә кабул итсен, амин. Күңел халәтенә килгәндә, синең эчке дөньяң бөтенләйгә үзгә. Күңелгә әйтеп, аңлатып булмаслык тынычлык иңә, шатлык хисен һәр күзәнәгеңдә сизәсең һәм ул сиңа рәхәтлек бирә. Андагы булган һәр көн, һәр сәгать, минут сиңа татлы ләззәт алып килә. Мондагы сөенечкә дә, рәхәтлеккә дә охшамаган. Аллаһы Тәгалә адәм балаларына җәннәт рәхәтлекләрен тоярга мөмкинчелек бирәдер. Барлык юлыбыз, күргәннәребез, йөргән җирләребездә фәрештәләр үзләре озатып йөргәндәй хис иттек. Мәдинәдә (мәчеттә) теләгән теләкләрең, укыган намазларың мең мәртәбә арта, ә Мәккәдә йөз дә ун меңгә арта, диләр. Шуның өчен Мәккә шәһәрендә илаһи дини кешеләр генә яши, әгәр дә бер генә тапкыр начар сүз әйтсәң дә, ул йөз ун мең тапкырга күбәя, диләр.

5-5Көннәр искитмәле әйбәт булды. Минем иң курыкканым кызу көннәр, ә бу юлы шундый җиләс - 28-30 градуста иде, күлмәктән генә йөрдек. Бүтән еллар Мәккә-Мәдинәдә елына бер генә тапкыр яңгыр яуса, быел өч тапкыр яуган икән. Шуңа күрә чүллекләр яшел үлән белән капланган. Сарыклар, дөяләр көтүдә йөриләр, гарәпләр йөзендә елмаю. Йөзләгән, меңләгән мәчетләр азан кычкырганда, шул тавышлар күкләргә ирешеп, әйтерсең, Аллаһы Тәгалә үзенең мөселманнарын бәхет бишекләрендә тирбәтә. Юкка гына тәүлегенә берничә миллионлаган кеше монда агылмыйдыр. Һәркемнең дә Аллаһы Тәгаләнең әҗер-савапларына ирешәсе килә.

Киләсе саннарда да хаҗ сәфәрләре турында язуыбызны дәвам итәрбез.

Наилә САФИУЛЛИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума