#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Мөселман бәйрәмнәре

последние и лучшие новости искусства в мире

Безнең Вагай районы, Индәр авылында мөселман бәйрәмнәрен уздырмыйча калмыйлар. Һәр гаилә үз йортында бәйрәмнәрне үткәрергә тырыша. Табын әзерләп, муллаларны, халыкны чакыра, өйләрдә Коръән тавышы яңгырый.

Иң зур бәйрәмебез Рамазан-Ураза гаете. Бер ай буе безнең авылда да теләүчеләр ураза тоталар. Соңыннан мәчеткә барып Гает намазын укыйлар, аннары өйдән-өйгә “әет”ләшеп йөриләр.

Муллабыз Коръән укып, вәгазьләр сөйли, бергәләшеп дога кылалар. Хуҗалар садака өләшеп, халыкны хөрмәтләп озаталар. Алар өй хуҗаларына рәхмәтләр әйтеп, икенче йортка юл тоталар. Аннары Корбан бәйрәме җитә. Анда теләүчеләр балаларына, үзләренә багышлап сарык яисә башка хайван чалалар. Монда да инде өйләренә чакырып, сыйлап, садакалар биреп, хөрмәтлиләр.

Өченче зур бәйрәм – Гашүрә. Бу бәйрәм бер генә көн була. Быел бу бәйрәм 30 сентябрьгә туры килде, аны да зурлап үткәрдек. Мәүлет бәйрәме 1 декабрь көнгә туры килде. Теләүчеләр беренче көннәрдә үткәреп җибәрделәр. Көн дә бер йорт табын әзерләп, сугым суя.

Муллабыз Радик хәзрәт Имангулов Төмәнгә барып укып килде, килгәч Пәйгамбәребезнең тормышы турында хәдисләр, вәгазьләр, салаватлар укый, аның янында ярдәмчесе Мидхәт Вәлитов шулай ук бергә укып йөри.

Ә инде гаиләләргә исән-имин яшәргә, сәламәтлек, бәхет, озын гомер телибез. Алдагы елларда да шулай мөселман бәйрәмнәрен үткәрергә Аллаһы насыйп итсен.

Тания АЙБАТОВА, Вагай районы, Индәр авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836