Материалы

Мөселманның төп максаты нидән гыйбарәт?

последние и лучшие новости искусства в мире

Бүгенге вәгазебездә һәр мөэмин-мөселман кешенең төп максаты Аллаһының ризалыгына ирешү һәм җәннәтне хак итү өчен тырышудан гыйбарәт булуы хакында аңлатачакбыз.

Аллаһы Сөбхәнәһү вә Тәгалә Коръәни-Кәримдә болай дип әйтә: “Ий, кешеләр, бәлки, сез дөнья тереклеген ихтыяр кыласыз, барча көчегезне дөнья өчен генә сарыф итәсез. Бит ахирәт дөньяда яхшырактыр һәм мәңгелектер (Әгълә” (Бөек) сүрәсе).

Аллаһы Раббыбыз безгә бу аятьтә кешеләрнең мәңгелек яшәеш турында бөтенләй онытып җибәреп, бары тик фани дөньяда рәхәтләнеп көн күрүне генә сайлаулары хакында белдерә.

Безгә барыбызга да җир йөзенә нинди максат белән килүебез турында тирәнтен, ныклап уйланырга кирәк. Фани дөньяда уртача 70 ел яшәү дәверендә без шатлык-сөенечләр белән беррәттән, төрле кайгы-хәсрәт, бәла-каза, начарлыклар, ачлык-ялангачлык, хасталыклар һәм куркулар кичерәбез, еш кына, бу көнебез ничек үтәр икән инде, дип борчылабыз. Ә мәңгелек, ягъни ахирәт, бакыйлык дөньясында бернинди кайгы-хәсрәт тә, начарлыклар да, көндәлек ихтыяҗлар да юк. Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына ирешкән адәм баласын анда бары тик рәхәтлек кенә көтә. Шуларның икесеннән кайсын сайлар идегез соң? Әлбәттә инде, икенчесен сайлыйбыз. Ләкин шулай дип әйтсәк дә, фанилыкта яшәү дәверендә күбрәге киресен эшлибез. Аллаһы Тәгалә кушкан гамәлләрне кылсак, Раббыбызның ризалыгына һәм җәннәткә ирешер идек. Ни гаҗәп, бер-ике минут вакытыбызны намазга багышларга кызганабыз, ләкин сәгатьләр буе файдасыз кинолар карап яки уеннар уйнап утыруыбыз өчен һич тә үкенмибез. Коръәннең бер генә битен булса да укырга вакыт табалмыйбыз, ләкин сәгатьләр буе интернетта утырып, төрледән-төрле мәкаләләр һәм аңлатмалар укыйбыз. Үзебезнең дини бәйрәмнәребезне, истәлекле көннәрне онытабыз, аларны билгеләп үтмибез. 100әр мең сум акча түләп, балаларыбызны университетларга укырга кертәбез, шул ук вакытта улларыбызны мәдрәсәгә биреп укыту кирәклеге турында хәтта уйлап та карамыйбыз. Әйе, Аллаһының ризалыгына ирешергә һәм җәннәткә керергә телибез, ләкин моның өчен бернәрсә дә эшләмибез. Нәкъ менә әкияттәгечә, үзебез бай булырга теләп, алма пеш, авызыма төш, дип көннәр буе мич башында ятабыз, ягъни ике дөньяда да бәхеткә ирешү өчен тырышлык куймыйбыз.

Раббыбыз Коръәни-Кәримдә болай дип әйтә: “Ул җәннәттә мәңге булган хәлдә аннан башка урынга күчүне теләмәсләр (“Кәһеф” (Тау куышы) сүрәсе).

Аллаһы Тәгалә безгә иманның алты шартын да чын күңелдән кабул иткән, үтәгән, игелекле гамәлләр кылган очракта гына җәннәткә керү мөмкин булуын белдерә. Ислам диненең биш шартын да җиренә җиткереп үтәүчеләр генә җәннәтне хак итәрләр.

Әйдәгез, һәркайсыбыз үз-үзебезгә шундый сорауны бирик әле: чын күңелдән, ихластан иман китердекме соң? Шуңа күрә, хөрмәтле җәмәгать, без кайдан килдек, ни өчен без монда һәм үлгәннән соң кем каршына кире кайтачакбыз, дип ныклап уйланырга тиешбез. Бу мөһим сорауларга җавап табу өчен хак вә пакъ динебезне яхшы итеп өйрәнергә, Коръәндә язылганга һәм Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) сүзләренә, хәдис-шәрифләренә ышанырга, буйсынырга, аларны үтәргә бурычлыбыз. Шушы шартларны үтәп кенә Аллаһының ризалыгына, рәхмәтенә ирешербез һәм җәннәтне хак итәрбез.

(“Өмет”).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума