#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 31 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Мәчет китапларын өйрәнеп

последние и лучшие новости искусства в мире

14-6“Быел 27 февральдә, шимбә көн, Тубыл районы, Күкрәнде авылы мәчетенең 20 еллык юбилей тантанасында беренче тапкыр, филология фәннәре докторы, профессор, Гүзәл Җәгъфәр кызы Фәйзуллина белән танышып-очрашу бәхетенә ирештем. Минемчә, Гүзәл ханымның киләчәге якты һәм ышанычлы. Фәнни юлда эзләнү, тикшеренүләр ягыннан өмет бар, үзебезнең Төмән өлкәсе татарларының тарихын, аларның язмаларын, бүгенге көннәрдә әле ачыкланмаган, әһәмиятле тарих битләрен үз халкына кайтару, алар белән таныштыру зур күләмдә алып барыла. Чын күңелемнән әйтер идем, Гүзәл ханым, бүгенге көн халкыбыз арасында, яңа гына балкып чыккан якты йолдыз кебек. Бөек эшләр әле алда, тагын да файдалы мәгълүматлар тупланып, безләрне куандырыр дигән теләктә калам”.

Юбилей чарасында Гүзәл Фәйзуллина яңа китабы турында сөйләгән. Дин эшләре ветераны Фатыйх хәзрәт Гарифуллин җаваплы, җитди хезмәт башкарган галимәбезнең тырышлыгына гаҗәпләнеп, сокланып, аның турында газета укучыларга да җиткерергә кирәклеген белдерде.

Хәзер китапка тукталып үтик. Нинди күркәм мәгълүматлар бар икән соң анда?

Бу турыда китапның авторы Гүзәл Җәгъфәр кызы үзе сөйләде:

- Тубыл губернасының XIX -XX гасыр башы мәчет китапларын өйрәнү грант эшчәнлеге кысаларында түбәндәге темалар буенча башкарылды:

1. “XIX-XX гасыр башы Тубыл губернасы мәчет китапларының язма корпусы» Россия Федерациясе Президентының яшь галим – фән докторларына дәүләт ярдәме күрсәтү өчен гранты кысаларында (2019-2020 еллар));

2. Россия фундаменталь тикшеренүләр фонды һәм Төмән өлкәсе хөкүмәте гранты кысаларында (2021-2023 еллар) «Тубыл һәм Төмән бохарлылары турында XIX гасыр – XX гасыр башы метрика язмалары».

Дәүләтнең стратегик бурычларыннан берсе - Россия Федерациясе халыклары телләрен саклау һәм үстерү, чөнки хәзерге вакытта күп кенә телләр юкка чыгу алдында тора. ЮНЕСКО мәгълүматларына караганда, мондый телләргә Көнбатыш Себернең төп төрки халкы – себер татарларының теле дә керә. Бу юнәлештә үзебезнең галимнәребез себер татарлары сөйләменең диалект үзенчәлекләрен өйрәнү буенча шактый уңышлы тикшеренүләр алып бара. Шул ук вакытта региональ архив фондларында саклана торган язма сөйләм һәйкәлләре читтә калып баралар. Тикшеренү объектын «Тубыл шәһәре дәүләт архивы»нда саклана торган Тубыл өязенең XIX–XX гасыр башындагы мәчет китаплары тәшкил итте. Тубыл губернасының XIX гасыр -XX гасыр башындагы мәчет китаплары «туганнар, гаилә коручылар, аерылышулар һәм үлем турында язылуга» (Тубыл шәһәре фонды тасвирламасыннан) метрик китапларыннан гыйбарәт. Документлар 1830 елдан 1936 елга кадәр чорны үз эченә ала һәм түбәндәге торак пунктлар буенча белешмәләрдән торалар: Казанские (архивный шифр: Ф.И494), Кайнаульские (Ф.И508), Тебендинские (Ф.И509), Лайминские (Ф.И510), Вершинские (Агитские) (Ф.И511), Турбинские (Ф.И512), Тоболтуринские (Ф.И513), Чебургинские (Ф.И514), Верхне-Бехтеревские (Ф.И515), Тукузские (Ф.И516), Ахманайские (Ф.И517), Митькинские (Ф.И518), Уватские (Ф.И519), Ново-Бехтеревские (Ф.И631), Вершинские (Ф.И632), Чебургинские (Ф.И633), Бегетинские (Ф.И634), Саусканские (Ф.И635), Эскалбинские (Ф.И636), Старицкие (Ф.И637), Исеневские (Ф.И638), Аремзянские (Ф.И639), Медянские (Ф.И640), Комаровские (Ф.И641), Сабанаковские (Ф.И642), Епанчинские (Ф.И643), Иртышские (Ф.И644), Байгаринские (Ф.И645), Казылбаевские (Ф.И646), Вагайские (Ф.И647), Супринские (Ф.И648), Кульмаметские (Ф.И649), Салинские (Ф.И650), Иштамакские (Ф.И520) (авыл исемнәрен русча калдырдым, кемгәдер кирәк булып чыкса, ялгышлыклар китмәсен - автор).

Әлеге документларда себер татарларының төрле этник төркемнәре турында мәгълүматлар бар. Мәсәлән, Эскалбинские юрталарда сазьяк татарлар, Лаймы һәм Күкрәндедә – бабасан татарлары, Саускан һәм Комаровскийда – бохарлылар (соңрак себер татарларының халык буларак формалашуына йогынты ясаганнар) яшәгән. Тәкъдим ителгән материал – мәчет китаплары - объектив анализ өчен кирәкле язма чыганакларны сайлап алуның төп критерийларына туры килә: 1) рәсми һәм документальлек (китаплар идарә итү документациясен тәшкил итә), 2) төбәк (кулъязмалар материаллары Тубыл губернасы авылларында төзелгән һәм төбәк тематикасына туры килә), 3) төзүче (мәчет каршындагы имам) – торак пунктта яшәүче.

Татар лингвистик фәнендә себер татарлары теле диалектология һәм лингвокультурология юнәлешендә өйрәнелә. Тел характеристикалары (фонетик, лексик, морфологик, синтаксик) телдән сөйләм формалары – диалектлар һәм сөйләшүләр тикшеренүчеләрнең игътибар үзәгендә. Себер татарларының язма сөйләмен өйрәнү буенча тикшеренүләр үткәрү өчен лингвистик чыганакларның җитмәве фәнни проблема булып тора. Татар лингвистикасында XIX–XX гасыр башларында төбәк материалында татар теле үсешен өйрәнүдә җитди бушлыклар бар, шул ук вакытта билгеләнгән чор милли әдәби телнең барлыкка килүе белән бәйле. Тубыл губернасы мәчетләренең архив фондларының басылып чыкмаган һәм эзләнмәгән документлары фәнни эшнең эмпирик нигезе булып тора. Архивта Тубыл губернасының төрле торак пунктларындагы 33 мәчетнең 489 саклау берәмлеге булган фондлары бар, шул ук вакытта бер эш (дело) гарәп графикасында 800 битлек кулъязма текстка кадәр җитәргә мөмкин. Моннан тыш, әлеге фонд тузган хәлдә, кайбер кулъязмалар тузанга әверелеп баралар. Шуңа бәйле рәвештә, материалны электрон ысул белән беркетү (сканерлау), электрон күчермәләрне системалаштыру һәм саклау (язма корпус булдыру) таләп ителә.

Тубыл һәм Төмән өязләренең метрик китаплары региональ лингвистик һәм мәдәни чыганак буларак аеруча әһәмиятле, чөнки аларда сөйләмнең диалектлы үзенчәлекләре, билгеле бер чордагы һәм билгеле бер урындагы антропоним системасы, туганлык мөнәсәбәтләрен чагылдыра торган аппелятив лексика һ. б. сакланган. Аларның уникальлеге бәхәссез: беренчедән, язма структурасы кабул ителгән хокукый нормаларга туры килә, бу, нигездә, рәсми һәм документальлек турында сөйли; икенчедән, ул вакыттагы иң белемле кешеләрнең берсе – мәчет каршындагы имамнар; өченчедән, язмалар ил чикләрендә дә, аерым территориядә дә тел һәм сөйләм нормаларының барлыкка килүен күзәтергә мөмкинлек бирә, бу исә, үз чиратында, тел һәм сөйләмнең төбәк үзенчәлекләрен ачыкларга ярдәм итә.

Менә шундый гаҗәеп зур, әһәмиятле эш башкарган Гүзәл Җәгъфәр кызының бастырылган хезмәтләре, әлбәттә, чиксез мактауга лаек. Гарәп графикасындагы исәпсез байлыгыбыз архив складларында өйрәнелми әрәм булып яталар, тузанга әвереләләр. Галимәнең уңышларына сөенерлек. Алдагы фәнни эшләрендә дә куйган максатларына ирешеп, күп тарих пәрдәләрен ачсын иде.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836