#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Мәчет салдыручыга

последние и лучшие новости искусства в мире

Татар халкының бөек шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең “Бер үгет” шигыренең:

“Мин күп күрдем филдәй кешеләрне:
Киң күкрәкле, тимер бәдәнле.

Тик күрәсе иде эше белән
Кеше булган иң чын адәмне...”

– дигән юллары исемә төшә. Сүзем - эш күрсәткән, авылдашлары, якташларының хөрмәтен яулаган Шамил Айнетдинов хакында.

Ибраһим мулланың кызы Сания апамның улы Шамил, тормыш иптәше Тамара, баласы Илфат, бертуганнары --- Раил, Суфия, Сираҗетдин, Нурислам, Рамил һәм башкалардан ярдәм күреп, туган авылы Пушнашта якты, иркен, мәһабәт мәчет салдырды. Бу - саваплы, изге, гаять зур, бөек эш! Тел белән сөйлисе генә җиңел, ә чынында күпме физик көч, сабырлык, тырышлык сарыф ителгән бу зур эшкә.

Безләргә Пушнаш һәм Маслау авыллары татарлары, шулай ук изге Аллаһы йортына аяк басып кергән барлык халык исеменнән чиксез зур рәхмәтебезне белдерергә кала. Эш күрсәткәннәрнең һәркайсына сау-сәламәт, бәхетле имин тормышта бала-оныкларының рәхәтен күреп, озак яшәргә насыйп итсен, иншалла. Татар халкына өлкәннәрдән бер үтенеч: “Аллаһы йортларына юлны ташламагыз, җомга көннәрендә булса да, мәчетләребез буш булмасын!” – дип әйтәсе кала.

Саваплы эшләр башкарып Пушнаш авылы тарихына кергән Шамил энемнең башкарган изге эшләре белән мин ихлас горурланам. Аңа мәңгелек дан, хөрмәт юллыйм! Бер хадистә: ”Кем мәчет төзелешендә катнашкан, ярдәмләшкән, хәтта, кош оясы хәтле генә дә мәчет төзесә дә, ул кешегә Аллаһы Тәгалә җәннәттә йорт-сарай салып бирә”, - дип әйтелә.

Язмамны Шамил Шәймәрдән улына багышлап язган шигъри юлларым белән тәмамлыйм:

“Син төзеткән мәчет манарасы
Нурын сибә Пушнаш күгенә;

Аллаһыга изге эшең өчен

Рәхмәт яусын, Шамил, күңелеңә.

Киң күңелле, кешелекле үзең,
Уй-фикерләреңдә тирәнлек;

Мөселманлыкка кылган гамәлең

Киләчәккә барып җитәрлек...”

Сөнгатулла БЕКЕНИН, Тубыл шәһәре

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836