Материалы

«Милли тормыш һәм дин» форумыннан соң

последние и лучшие новости искусства в мире

27-3Татарстан Республикасының башкаласы Казанда ел саен үткәрелүче имамнар форумын Россия дәүләтенең төрле төбәкләрендә чәчелеп-сибелеп торган, башка халыклар арасында яшәгән, бер хәтле үзенең телен һәм гореф-гадәтләрен оныта барган милләттәшләребезгә - татар имамнарына ана телебезне саклауда, хаксыз онытылган һәм югалтылган йолаларыбызны яңадан кайтаруда, үзебезнең нәселебез бөек татар милләте икәненә горурлык хисләре уятып, татарлыгыбызны күтәрүдә, аны ныгытуда бик зур, әйтеп бетергесез әһәмиятле һәм мөһим чара дип әйтер идем.

Ошбу җыелышта Россиянең төрле почмакларыннан 1100 дин әһеле: Көнчыгыштан Сахалин утравыннан алып Көнбатышта Калининград шәһәреннән хәтле катнаштылар. Әлбәттә, монда барча татар халкының маягы булып торган үзәк - Казан шәһәрендә, еракларда яшәүче, күрмәгән ишетмәгән милләттәшләр белән очрашып, үзебезнең тупланган тәҗрибәләр белән уртаклашып, танышып-күрешеп, киләчәктә ошбу изге юлда яңа хыяллар белән, катлаулы планнар төзеп, зур адымнар белән милләтебезне саклауда югары уңышларга ирешербез дигән теләктә калабыз.

Өлкәбездән катнашучылар фикер алышуларда да актив булдылар: мәсәлән, Вагай районы, Баеш авылы дини  мөселман оешмасы житәкчесе Нурикамал Хучашева “Татар дөньясында Ислам белән бәйле урыннарны саклау һәм торгызу” мәйданчыгында Баеш зиратында күмелгән Хәким ата Сөләйман Бакырганый кабере, Юршак мәчете мөселман оешмасы җитәкчесе Хәлилә Шамакова борынгы иман йортын өр-яңадан реконструкцияләүләре турында сөйләделәр. Шулай ук, Вагай районы, Татар Вагай авылы дини мөселман оешмасы житәкчесе Чәгъбәр Кормандаев дини эшләрдәге үзгәрешләр, уңышлар, мәчетләр тарихына тукталып китте. Мөселман оешмасы җитәкчесе Ришат Әминов (Казанда Ислам университетын тәмамлады) Төмән районы, Кыштунлы авылы мәчетендә татар телен хөтбәләрдә файдалану, ана телебезне саклау тәжрибәләре белән уртаклашты.

Тагын да “Уникс” концертлар залында Татарстан сәнгать осталары чыгышларын карадык, “Татар халкының үсеш стратегиясе” белән таныштык. Халыкара күргәзмә үзәгендә халык осталары һәм һөнәрчеләр җитештергән тауарлар, китаплар искитмәле күп иде. Яңа Илһам Шакиров исемендәге концерт залында пленар утырыш узды, анда форумның резолюция проекты буенча да сүз алып барылды. Проектта дин белән бергә, телне саклау, дин буенча югары белемле кадрлар әзерләү, татар яшьләрен милли һәм рухи кыйммәтләребезгә якынайту, динара, милләтара татулык кебек мөһим мәсьәләләр каралды.

Шулай ук әйтер идем, әби-бабаларыбыз беренче тапкыр Аллаһы Тәгаләнең сүзләрен ишетеп, сәждә кылган, беренче тапкыр намазлар укыла башлаган урыннар - Изге Болгар җирләрендә булып кайту, ошбу урыннарда намазлар укып дога кылулар йөрәкләрдә әйтеп бетергесез җылы хисләр тудырдылар.

Ошбу, халкыбыз өчен бик файдалы һәм мөһим булган чараларны оештырып уңышка ашырып торучы Татарстан президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановка, Минтимер абый Шәймиевка, Бөтендөнья татар конгрессына һәм катнашучы ярдәмчеләргә Төмән өлкәсе татарлары, мөселманнары исеменнән зур рәхмәтләр, яңадан-яңа уңышларга ирешеп яшәргә насыйп булсын.

Фатыйх хәзрәт ГАРИФУЛЛИН, Төмән шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума