#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Мөфти күргәзмә ачылышында катнашты

последние и лучшие новости искусства в мире

45-9Төмән шәһәренең Иван Словцов исемендәге музей комплексында «Коръән: гармонияне тарту» дип исемләнгән күргәзмә ачылды. Анда Төмән өлкәсе мөфтие Зиннәт хәзрәт Садыйков та катнашты. Ул күргәзмәне оештыручыларны һәм кунакларны сәламләде, Төмән халкы өчен аның актуальлеген билгеләп үтте.

«Бу күргәзмә исламның бай рухи мәдәнияте, Коръәннең матурлыгы һәм әхлакый принциплары, планетаның күп кенә халыкларының матди һәм рухи мәдәнияте үсешенә зур йогынты ясаган китап белән таныштыра», - дип билгеләп үтте мөфти.

Күргәзмәдә «Казан Кремле» дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы тарафыннан Коръән кулъязмалары һәм басмалары коллекциясе тәкъдим ителгән. Коллекциянең бизәге - Изге китапның борынгы кулъязмаларының күчермәләре. Бу басмалар дәүләт лидерлары, иҗтимагый-сәяси һәм дин эшлеклеләре, Төркия, Катар, Палестина мөселман илләре һәм башка күренекле мәдәният һәм фән эшлеклеләре тарафыннан бүләк ителгәннәр.

Күргәзмәнең иң нәтиҗәле өлеше - Коръәннең дөньяның төрле халыклары телләренә: япон, кытай, урду, суахили, Европа илләре һәм башка телләргә тәрҗемәләре. Коръән текстларына аерым игътибар затлы каллиграфиянең һәм текстны бизәүнең үсешенә китерә. Каллиграфиянең татар традициясен авторларның фольга кулланып пыялада эшләгән шамаилләре тәкъдим итә. Төрек, Иран, Гарәп авторларының каллиграфик композицияләрен күрергә мөмкин.

Күргәзмәдә тагын бер әһәмиятле экспонат бар: ул - Нигъмәтулла хаҗи Кармышаков Төмәнгә алып килгән пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһү гәләйһиссәлләмнең чәч бөртеге.

- Бу ядкарь, шул исәптән, рухи бердәмлек символы булып тора, - дип сөйләде телетапшыруда өлкә диния нәзарәте мөфтиенең массакүләм мәгълүмат чаралары һәм җәмәгатьчелек белән эшләүдә киңәшчесе Динар хәзрәт Нәфыйков. - Чөнки нәкъ менә пәйгамбәребез Мөхәммәд раса һәм этник үзенчәлекләренә бәйсез рәвештә кешеләр бердәмлегенең төп рухландыручысы булып тора. Аның тәгълиматы хәзерге нәфрәт һәм начарлык тулы заман өчен бик актуаль. 45-2Без Аллаһы Тәгаләгә үзенең илчесе булган Мөхәммәд Мостафа салләллаһү гәләйһиссәлләмнең бер чәч бөртеген карарга мөмкинлек биргәне өчен рәхмәтлебез.

«Коръән - гармонияне тарту» проекты 2015 елда старт алды. Бу вакыт эчендә аны Екатеринбург, Чиләбе, Мәскәү, Пермь, Ульяновск һәм Татарстан Республикасы шәһәрләре халкы күрде.

Күргәзмә Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы ярдәме белән Төмән өлкәсе һәм Татарстан Республикасы арасындагы мәдәният өлкәсендә хезмәттәшлек кысаларында оештырылды. Татарстан Республикасының 100 еллыгына багышланды.

Күргәзмә 2020 елның 6 декабренә кадәр эшләячәк.

Әл-хак” мәгълүмат-мәгърифәт порталы.
(Гөлнур В
ӘЛИЕВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836