#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Мохтаҗлар хәлен кем аңлар?

последние и лучшие новости искусства в мире

Төмән районы, Кугалы авылы мәчетенең өлкән имам-хатыйбы Сөләйман (Руслан) Рәис улы Садретдинов белән очрашып, әңгәмә кордык. Хөрмәтле хәзрәтебез былтыр һәм быелгы елда “Яңарыш” газетасына яздыруда актив катнашты. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтләре яусын үзенә. Гомумән, Сөләйман хәзрәт, мәрхәмәтлелеге, ачык күңеллелеге, гади дә, үз сүзендә торучанлыгы белән башкалардан аерылып тора. Елның шушы вакытында (әллә бакча эшләре булганга) газетага язылу бик сүлпән бара, хат ташучылар да рәтләп эшләмиләр.

Сөләйман хәзрәт быел 15 кешене үз акчасына яздырды. Аларның күбесе сазъяк авылларында яшәүче мохтаҗлар. Анда бит тормыш шартлары бик авыр. Кешеләр иртән картаялар, ир-атлар пенсия яшенә дә җитмичә төрле авыруларга юлыгалар. Әлбәттә, саз арты кешесенең шәһәргә барып авыруын дәвалатырга акчасы да, хәле дә, транспорты да булмый. Андагы байлар пенсия һәм пособие акчасына яшәүчеләр. Әз-мәз акчасы булганнар самолетта очып шәһәргә баралар. Иң кирәкле даруларны алырга да әмәлен табалар. Сөләйман хәзрәт исеменә газета өчен беренче рәхмәт сүзләре килде. Анда бит эчкерсез, саф күңелле халык яши. Бер әйткән рәхмәтләре чыннан да мең бәладән коткарадыр. Аллаһы Тәгалә садаканы да чын фәкыйрьләргә, мохтаҗларга бирергә куша бит.

Әле ярдәмгә мохтаҗ булган олыларга ярдәм күрсәтү максатыннан фонд та оештырырга йөриләр. Көн саен мәчеттә ифтарлар булып торган. "Халык күп йөрде, хәтта мәчеткә сыймыйча тышта укыдылар", - диде ул. Спорт белән дус ул. “Җыелышып футбол уйныйбыз һәм намазлар укып чәйләр эчәбез”, - диде.

“Хыялым – Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына ирешү, дәрәҗә кирәкми, аны Аллаһы Тәгалә бирсен”, - диде хәзрәт хыялы турындагы сорауга.

Наилә САФИУЛЛИНА.

 

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836