Материалы

“Мөселман зираты зураячак”

последние и лучшие новости искусства в мире

14-5Төмән шәһәрендәге Кугалы (Матмасс) поселогы мөселман оешмасы җитәкчесе Сөләйман хәзрәт Садретдинов редакциягә шатлыклы хәбәр алып килде: Төмән шәһәренең аксакаллар оешмасы советы (җитәкчесе Тимергали Мирасов) “Яңарыш” өлкә татар газетасына мохтаҗларны, өлкәннәрне яздыру өчен ярдәм күрсәтте. Бер уңайдан, зират, мәчет турындагы яңалыкларын да сөйләп үтте.

- “Ахирәт” җирләү эше мәсьәләләре буенча муниципаль казна учреждениесе директоры 2019 елда алышынды безнең. Хәзер бу вазифаны Марат Бикмулин башкара. Мин – караучы (смотритель).

Учреждение җирләү буенча хезмәтләрнең гарантияләнгән исемлеге нигезендә түләүсез нигездә ритуаль хезмәтләр күрсәтә. Аларның бурычлары: Төмән шәһәрендә күмелгән урыннарны исәпкә алу буенча җирле үзидарә органнарының Россия Федерациясе законнарында каралган вәкаләтләрен гамәлгә ашыру кысаларында эшләр башкару, хезмәт күрсәтү; учреждение компетенциясенә кертелгән мәсьәләләр буенча гражданнарның, юридик затларның мөрәҗәгатьләрен һәм гаризаларын карау; дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне сатып алу өлкәсендә Россия Федерациясенең гамәлдәге законнары таләпләре нигезендә муниципаль заказчы функцияләрен гамәлгә ашыру.

Керем алып килүче учреждение эшчәнлеген күрсәтми.

Төмән шәһәрендә вафат булган кешене күмү өчен үлгәнлек турында справка һәм таныклык (свидетельство) белән “Ахирәт”кә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Оешма мәрхүмне соңгы юлга озатуны, документлар белән йөрүне үз өстенә алачак. Мөселман зиратының караучысының, ягъни минем телефон номеры: 8-919-945-78-80, 58-87-73. Тагын да 8922-398-8773, 8922-480-1348, 8929-269-1227 номерлары аша кирәкле мәгълүматлар алырга була. Зират хезмәткәрләре 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр эшлиләр. Зиратта мәетне күмү чаралары көн саен 10.00 сәгатьтән, 16.00 сәгатькә кадәр башкарыла.

“Ахирәт” оешмасының офисы Урицкий урамында, 27 йортта урнашкан.

Бер уңайдан, озак еллар мәетләрне юуны башкарып, зур савап кыла торган Шәмсикамәр Шигабеевага зур рәхмәтемне җиткерәсем килә. Мәрхүмә Тәския апа Талипова да бу изге эштә иде, рухы Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтендә булсын.

– Зиратның күпме өлеше калды әле, Сөләйман хәзрәт, зурайту турында сүз булмадымы?

- Зиратның урыны бетеп килә. Көзгә барлык җирләре дә тулачак. Шуңа да аны зурайту турында кайгырту дәвам итә. Шәһәрнең тиешле җитәкчеләре килеп, карап, сентябрь аенда территорияне зурайту турында карар әзер булачак. Ул тагын да 6 гектарга артачак.

- Өмәләр башлана...

- Әйе, хәзер өмәләргә – җыештыруга әзерлек башланды. Авыр һәм җаваплы чара. Халыкны оештырып, аларны кирәкле әйберләр (капчык, сәнәк, көрәк, тырнавыч һәм башкасы) белән тәэмин итеп, чүп түгү өчен транспорт ягын кайгыртып, бу эшне югары дәрәҗәдә үткәрәсе бар. Әле өмәчеләргә аш та әзерләүне оештырасы бар.

Гадәттә, бу эшләр 1-10 май көннәрендә була. Мөселман зиратына килүне алдан ук планлаштыра торырга да мөмкин.

- Мәчеттә нинди яңалыклар бар?

- Аллага шөкер, җылы идән ясадык, газ керттек. Әле генә мәчет бинасын мөселман оешмасы милке итеп рәсмиләштердек. Алга таба җирен дә рәсмиләштерүне планлаштырабыз. Бинаны зурайту турында хыялланабыз, әлегә мөмкинлегебез юк. Тышкы яктан матур ташлар белән әйләндердек, буядык. 2 катта уку өчен класс ясадык. Мәчетнең имамы, мөселман оешмасы җитәкчесе урынбасары Абдулла хәзрәт Мерзагулов укыта. Балалар һәм ирләр йөриләр.

Быел туалетларны үзгәртергә булдык. Зурайтырга уйлыйбыз. Чөнки килүчеләр артты.

– Тиздән Рамазан аена аяк басачакбыз. Ураза турында кыскача аңлатып китсәгез иде, Сөләйман хәзрәт.

- Быел Ураза якынча 13 апрельдә башланыр дип көтәбез. Рамазан аенда без мәчет янында чатыр (шатер) куярга планлаштырабыз. Барлык дин кардәшләребезне Ураза белән котлыйбыз. Тәравихлар укыячакбыз.

Актив, тырыш мөселман оешмасы җитәкчеләребез булганда, эшләребез алга барыр. Мәчетләргә намазга балалар белән килеп, аларны сабый чактан ук дини тәртипләргә, игелеклелек, ихтирам, хөрмәт кебек сыйфатларга өйрәтеп үстерсәк, киләчәгебез якты, иманлы булыр. Мәңгелек йортыбызга күчкәндә тиешенче озата алган, аннары догасын башкарып торган балалар булганда – гомеребез буш үтмәгән булып чыга. Рәхмәт сезгә, Сөләйман хәзрәт.

Гөлнур ВӘЛИЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума