Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Август 2022
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 31 1 2 3 4

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Муллашта мәчет юбилее

последние и лучшие новости искусства в мире

32-323 июльдә Төмән районының Муллаш авылы мөселман оешмасы мәчет ачылуның 30 еллыгын билгеләп үтте. Тантанага кечедән олыга кадәр авылдашлар җыелган, төбәк хакимият органнары вәкилләре, өлкә дини идарәләре, татар иҗтимагый берләшмәләре җитәкчеләре, күрше авыллар имамнары чакырылган иде.

Бәйрәмне алып баручылар: татар теле һәм әдәбияты укытучылары Фәнисә Зиннәтуллина һәм Азалия Габдрәхимова барлык катнашучыларны тарих фәннәре кандидаты Гөлүсә Зиннәтуллинаның архив документларына таянып башкарган фәнни хезмәтеннән алынган мәчетнең тарихы белән таныштырдылар.

Муллашның мөселман оешмасы рәсми рәвештә 1993 елда теркәлгән. Аның чишмә башында җирле пенсионерлар - Мәхсүд Бабшанов һәм Нургали Йосыпов тора. Агач манаралы таш мәчет җирле халык акчасына төзелгән. 2008 елда агач манара авария хәленә кергәч, мәчет «Арктикпромизыскания» фәнни-җитештерү берләшмәсе директоры Реваль Хөснетдинов тарафыннан төзекләндерелә, ул бина өстендә яңа, кирпеч манара үзгәртеп корыла. Бүгенге көндә Муллаш авылында 946 кеше яши – халыкның күбесе ислам динен тотучылар.

Хәзерге вакытта борынгы татар авылының мөселман оешмасын Нияз Уразумбетов җитәкли. Мәчеттә мәгърифәтчелек эшчәнлеге җайга салынган, барлык теләүчеләр өчен ислам нигезләрен өйрәнү һәм Коръән уку буенча дәресләр оештырылган.

Озак еллар инде Хәмзә хәзрәт Нурмөхәммәтов җирле мәчет имамы булып тора. Хәмзә хәзрәт Төмән районының иң абруйлы һәм тәҗрибәле имамнарының берсе, 10 елдан артык авыл мәчетен һәм җирле мөселман оешмасын җитәкли. Ул яшьләрне рухи-әхлакый тәрбияләүгә, туган авылында да, гомумән районда да конфессияара татулыкны ныгытуга зур өлеш керткән шәхес.

Тантана җирле халыкка хас булган кунакчыллык белән узды, шуңа күрә юбилей якты һәм күңелле булды. Данлыклы «Пышны» ансамбле (җитәкчесе Җ.Касыймов) үзешчәннәре чараны үзенең чыгышлары белән бизәде.

Беренче сүз Төмән өлкә мөселман диния нәзарәте мөфтие Зиннәт хәзрәт Садыйковка бирелде. Ул Муллаш авылы мәчете юбилее уңаеннан һәрберсен котлады һәм бәйрәмгә хәер-фатихасын бирде. Соңгы елларда мәчет язмышында актив катнашучы авыл халкына Төмән өлкә мөселман диния нәзарәте исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырды.

Өлкә мөселман диния нәзарәтенең беренче урынбасары Абдерахман хәзрәт Камалиев барысын да әлеге истәлекле бәйрәм белән котлап, чыгыш ясады: «Мәчет - ул һәр авылның визит карточкасы. Аллаһы Тәгаләнең сүзләре буенча, мәчетләрне бары тик Аллаһы Тәгаләгә ышанган кешеләр генә төзи. Һәм сезнең авылда мәчет булуы - монда динле кешеләрнең яшәвен раслый».

Шулай ук Төмән район хакимияте вәкиле Александр Воллерт бәйрәм белән котлау сүзләрен юллады. Ул аеруча тырыш авыл халкына югары һөнәри осталыгы һәм намуслы хезмәте өчен Төмән район хакимияте җитәкчесе Светлана Иванова исеменнән Рәхмәт хатларын җиткерде.

Муллаш авыл хакимияте башлыгы Таңсылу Хөсәенова авылдашларын бәйрәм белән котлап, мәчеткә бүләк, Муллаш авылының иҗтимагый тормышында актив катнашкан һәм ярдәмгә килергә әзер авылдашларына Рәхмәт хатлары тапшырды.

Төмән районы татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Альберт Алтынгузин котлау сүзләрен әйтте. ТОГИРРО доценты, «Әл-Манар» волонтерлык хәрәкәте җитәкчесенең мәгариф мәсьәләләре буенча урынбасары Рафаэль Гадиев мәчеткә яңа чыккан китап бүләк итте һәм «Диде Муса» мөнәҗәтен әйтеп китте.

Төмән шәһәре себер татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Динар Абукин җирле авыл халкын бәйрәм белән тәбрикләп, милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты рәисе Владислав Чернов исеменнән котлау сүзләрен җиткерде, мәчеткә намазлык бүләк итте. Себер татар милли-мәдәни автономиясе исеменнән халыкны хәзинә һәм мәхәббәт, игелек һәм мәрхәмәтлелекне саклауга керткән өлеше, Төмән өлкәсе тормышында актив катнашканы, шулай ук хәйрия һәм мәгърифәтчелек инициативаларын гамәлгә ашыруда, үсеп килүче буынны ата-бабаларыбыз традицияләренә һәм гореф-гадәтләренә хөрмәт тәрбияләүдә армый-талмый зур игътибар биргәне өчен Муллаш авылының җирле мөселман дини оешмасына Рәхмәт хаты тапшырды.

Муфаззал Мамашаева, «Белые ночи» кафесы директоры, барлык кунакларны сәламләде һәм әлеге бәйрәмнең спонсоры сыйфатында чакырулары өчен рәхмәт белдерде. Аның җитәкчелеге астында Муллаш авылында яшәүче барлык халыкны һәм килгән кунакларны сыйлау өчен пылау әзерләнгән иде.

Мәчетнең әһәмиятен һәм зур ролен «Дагыстан якташлык җәмгыяте» җитәкчесе ярдәмчесе Мөхәммәд Ажуев та ассызыклады. 32-2Ул үз чыгышында татарлар өчен дә, Төньяк Кавказ мөселманнары өчен дә рухи остазы булган татар дин әһелләренең зур ролен билгеләп үтте.

Нияз Уразумбетов, мәчеткә намазга яшьләр тартыла башлады, дип билгеләп үтте һәм аеруча әлеге чараны үткәрүдә ярдәм иткән, аш әзерләргә һәм өстәлгә тәм-томнар пешерергә булышкан авыл халкына, бәйрәмгә спонсорлык күрсәткән милләттәшләргә Рәхмәт хатлары тапшырды.

Юбилей чарасы мөселманча күмәк дога белән, татарларга хас олы сый-хөрмәт белән тәмамланды.

Ләйлә МАДЬЯРОВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836