#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Намаздан соң әниләр догалары

последние и лучшие новости искусства в мире

“Күпме сукыр кешеләр бар, ләкин алар бармаклары белән генә булса да, Коръәнне укырга тырышалар. Күпме аяксыз кешеләр бар, алар мәчеткә йөрергә бик өметләнеп торалар, ләкин бара алмыйлар. Күпме саңгырау кешеләр бар, алар Коръәни-Кәримне бик тыңлар иделәр, ләкин ишетмиләр. Әлеге кешеләрнең Аллаһы каршында әйтер сүзләре булыр, чөнки аларның берәр кимчелекләре бар. «Ә без сезнең белән нәрсә әйтербез икән?!” дип “Өмет” газетасында язылып чыккан. Хак сүзләр, уйланырлык сүзләр.

Намазны укымас өчен, мәчетләргә йөрмәс өчен нинди генә сәбәпләр тапмыйбыз. Әйе, беркемне дә көчләп гыйбадәт юлына бастыра алмыйбыз. Әмма, үзен мөселман дип таныган кеше дөньялыкта намазларын укырга бурычлы. Без бөтенебез дә шуны яхшы белергә тиешбез: Кыямәт көнендә Аллаһы Тәгалә иң беренче итеп намаз уку турында сораячак. Пәйгамбәребез (с.г.в.) үзенең хәдисендә болай дигән:

“Кыямәт көнендә кешедән иң беренче итеп намаз өчен хисап алыныр. Әгәр намазлары төгәл булса, ничек кирәк шулай итеп, җиренә җиткереп кылынган булса, Аллаһы Тәгалә бу кешене үз рәхмәте белән хөкем кылыр. Әгәр намазлары кыскартылган, кимчелекләре булса, Аллаһы Тәгалә фәрештәләргә: “Бу бәндәне нәфилә намазлары белән тутырыгыз, төгәлләгез”, - дип әйтер.

Тәһарәтләнеп, ниятләп, Кыйбла тарафына карап, чын күңелдән намазларыңны башкарып чыксаң, ниндидер илаһи көч аласың, үзең җиңеләеп, күңелләрең тынычлана, сафлана. Чөнки намаздан соң, Аллаһы Тәгаләдән гөналарыңны ярлыкавын, намаздагы булган ниндидер хаталарны кичерүен сорап дога кылабыз. Шулай ук вафат булган ата-бабаларыңа, кыз һәм ир туганнарыңа дога кылу үзе бер бик зур савап. Мәрхүм-мәрхүмәләр рухына догалар ирешеп, алар шатланышалар.

“Үзеңнән соң, кул күтәреп дога кылырлык балалар үстерә алсаң”, - дөньялыктан тыныч күңел белән китә аласың. Чөнки, алар сине догаларыннан мәхрүм итмәячәкләр.

“Әти-әнинең, мосафирның, мәзлүмнең догасына киртә юк”, - дип хәдистә язылган. Бигрәк тә әниләр догасы балалары өчен кабул була.

Намаздан соң, догалар укыгач,  әниләргә шушы теләкләрне теләргә кирәк:

Йа, Раббым! Рәхмәтең белән миңа балалар бирдең. Миңа, балаларыма яхшы тәрбия һәм яратуны мирас итеп калдыру өчен, тормышымның ахырына кадәр яхшы әни булуны насыйп ит! Кальбемне балаларыма карата шәфкать, мәрхәмәт, сөю белән тутыр. Миңа балаларыма изге гамәлләр кылырлык, Синең каршыңда булган гыйбадәтләрен, бурычларын үтәрлек күңел, рух һәм тән сәламәтлекләрен Син биргән саф хәлдә саклап калырга ярдәм ит. Раббым, минем балаларымнан һәм миннән риза бул.

Йа, Раббым! Миңа хәерле сәламәтлек бир, бары тик сәламәт булганда гына мин гаиләмә файдалы була алам. Минем балаларыма карата булган яратуым, шәфкатем, игътибарым белән аларда да миңа карата ярату һәм хөрмәт, ихтирам уят.

Балаларымның күңелләрен рәнҗетмичә, хисләрен саф итеп саклап калу өчен, балаларыма карата гадел һәм тигез карашта булуымны насыйп ит. Балаларыбыз һәрвакыт күзләребезнең нуры булсын.

Йа, Раббым! Рәхмәтең белән ир-егетләребезгә иманлы, чиста нәселдән булган, мөселман хатыннар насыйп ит. Кызларыбызга иманлы, күркәм,  әхлаклы, гаиләләрен кайгыртучан, бала һәм хатын хакларын үтәүче мөселман ирләр бир. Йа, Раббым!

Рәхмәтең белән кыямәт көненә кадәр нәселебезне тугры юлда тот. Кешеләр арасында газиз, күркәм колларың булырга насыйп ит.

Әхлак һәм нәсел сафлыгыбызны  сакла. Кыямәт көнендә балаларыбызны безнең өчен шәфәгатьче ит, аларның шәфәгатьләрен кабул ит.

Йа, мәрхәмәтлеләрнең мәрхәмәтлесе! Бөтен нәрсә синең рәхмәтең белән була. Догаларымны кабул ит! Амин! Йа, Раббым! Син һәр барлыкка ризык бирүче! Рәхмәтең белән балаларымны хәләл ризык белән туендыручы, матди һәм мәгънәви нәрсәләрдә хәләл белән хәрамны аеруны насыйп ит.

Һа, Раббым! Син – Гыйлем бирүче! Балаларымда файдалы гыйлем алырга теләк уят, аларны хәерле гамәлләр кылырга сәләтле ит. Начарлык  һәм явызлык таратучылар  белән бергә булудан куркуны тәрбиялә! Аларны бозык, начар сүзләр, гайбәт сөйләүләрдән сакла. Начар үрнәк алып, тугры юлдан тайпылудан сакла.

Балаларыма яхшы үрнәк булуны насыйп ит. Балаларымның хаталарын дөрес төзәтергә, адашулардан сакларга ярдәм ит. Йа, Раббым! Син – Гафу итүче! Үзеңнең рәхмәтең белән балаларымның тормышына уңышлар бир, ачлык, хәерчелек хәлләреннән сакла. Аларга мәңгелек бәхеткә ирешү кирәк булган һәр нәрсәне бир. Белеп кылган, белмичә кылган гөнаһларын  гафу ит, мәрхәмәт ит. Ялгышкан, адашкан вакытларында күкрәкләрен тәүбәгә юнәлт.

Аллаһы Тәгаләм, балаларымны һәр төрле явызлыктан һәм начарлыктан, пычрак нәрсәләрдән, яман кешеләрдән сакла. Фәрештәләреңне аларга юлдаш кыл. Тормышларының ахырына кадәр амәнәттә имин кыл.

Йа, Раббым! Рахман һәм Рәхим булган Аллаһым!

Балаларым өчен сөенү шатлыгы бир. Аларны тормышыма ямь-тәм бирүче, картлыгымда таянычларым ит, кадер-хөрмәтләрен күрергә насыйп ит. Кыямәт көненә кадәр имин нәселдә булуларын  бир.

Йа, Раббым! Син – Бар итүче һәм барлыкларыңны саклаучы!

Балаларымны күз тиюдән, сихер-бозым зәхмәтеннән, саңгыраулыктан, сукырлыктан, телсезлектән, акылсызлыктан, бәла-казалардан, авыр хасталардан сакла. Аларны ялкаулыктан, саранлыктан, тар һәм каты күңелле булудан, башка начар холыклардан сакла. Ике дөнья бәхетенә ирештер аларны, мәрхәмәтең белән аларны җәһәннәм утыннан коткар.

Бөтен нәрсә Синең рәхмәтең белән була! Догаларымны кабул ит. Амин!

Барысын да түгел, үзегезгә кирәкләрен сайлап алып, хөрмәтле әниләр, балаларыгыз өчен дога укып, теләкләр теләгез.

Наилә САФИУЛЛИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836