#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Нәзарәт ярдәм күрсәтте

последние и лучшие новости искусства в мире

5-3Төмән өлкәсенең мөселман дини оешмалары махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә матди ярдәм күрсәттеләр.

Узган елның 13-15 декабрендә узган имамнарның квалификациясен күтәрү курсларында Төмән өлкәсенең төрле районнарыннан рухи остазлар һәм дини оешмалар рәисләре катнашучыларның гаиләләренә матди ярдәм күрсәтү инициативасы белән чыктылар. Инициативаны Төмән өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте җитәкчелеге хуплады.

Мөфти Зиннәт хәзрәт Садыйковның хәер-фатихасы белән һәр мөселман мәхәлләсе акча җыюны оештырды. Диния нәзарәтенең Ислам агарту үзәге директоры Искәндәр хәзрәт Юсупов җыелган акчаларга азык-төлек җыелмалары, шулай ук көнкүрештә кирәкле башка әйберләр өләшүне оештырды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, хәйрия чараларын оештыручылар алдан ук гаиләләргә шалтыратып, хәрби хезмәткәрләрнең балалары һәм туганнарыннан нәрсәгә мохтаҗ булуын ачыкладылар.

Башка әйберләр арасында мәктәп яшендәге балалар өчен оргтехника сатып алуга ярдәм күрсәтелде. Мобилизацияләнгән гражданның йөкле хатынына яңа туган бала әйберләре өчен киемнәр, шулай ук торак бинаны җылыту өчен утын тапшырылды. Акция барышында мобилизацияләнүчеләрнең берсенең әнисе вафат булды. Ислам вәкилләре мәрхүмне җирләүне оештыруда ярдәм күрсәттеләр.

Төмән өлкәсе мөселманнарының диния нәзарәте изге эшкә катнашы булган барлык затларга рәхмәт белдерә. Диния нәзарәте дини оешмаларның хәйрия инициативаларына ярдәм итүне дәвам итәргә ниятли. Әлеге юнәлешне быел март ахырында башланачак Рамазан аенда активлаштыру планлаштырыла.

Динар НӘФЫЙКОВ, Төмән шәһәре
(Гөлнур В
ӘЛИЕВА тәрҗемәсе)

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836