#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Июль 2019
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 31 1 2 3 4

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Ниһаять, аманадлылар мәчетле булдылар

последние и лучшие новости искусства в мире

27-7Төмән районының Аманад авылында мәчет төзелә башлаганга шактый вакытлар үтте инде.

- Авылда мәчет салу эше 1990 елларда башланган. Багдад хәзрәт тырышлыгы белән ак кирпечтән стеналары өелеп куелган. 2017 елда мин Аманад мөселман төркемен җитәкли башлагач, бу эшне ахырына җиткерергә уйладым. Монда өлкә хакимияте, өлкә мөселман дини идарәсе, авыл халкы бик булыштылар, - дип сөйләде Тимербикә Моталлапова. - Үзебезнең муллабыз да бар. Элек читтән чакыра идек. Ринад Абдуллин бар дини йолаларны да белә, өйрәнә, Аллага шөкер.

Авыл халкы җыйган садакаларга ярдәмгә өлкә хакимияте (1500 мең), өлкә диния нәзарәте (300 мең тирәсе) дә кушылды.

Мәчеткә күз-колак булып торган, дин әһелләрен, төзүчеләрне каршы алып, ашаткан, кундырган Сәлимә Мәүлетова истәлекләре белән уртаклашты.

- Бу авылыбызда 3 нче мәчет, - диде ул. – Беренче агач мәчетебез янган, икенчесе совет елларында мәктәп тә, клуб та була. Бу мәчет төзелә башлаганда дин әһелләре миңа килделәр, намаз укыйлар иде. Мин авыл халкының садакасын җыям. Үземнең 5 баланы үстердем, ул вакыт иптәшем исән иде әле. Төзүчеләр дә миндә. Шулай бакчамны да, малларымны да карарга өлгереп, аларга ашарга да, урын-җир дә әзерләп тордым.

Һәм менә шатлыклы көн килеп тә җитә. Иман йортының ачылу тантанасына тирә-як авыллардан күп кунаклар килделәр. Аларны хуш күреп озын өстәлләр корып аманадлылар каршы алдылар.

Бәйрәмне Төмән өлкәсе мөфтиенең массакүләм мәгълүмат чаралары һәм җәмәгатьчелек белән элемтә буенча киңәшчесе Динар хәзрәт Нәфыйков алып барды. Беренче сүзне өлкә мөселман дини идарәсе председателе мөфти Зиннәт хәзрәт Садыйковка бирде. Ул: “Без үз динебезне, телебезне, милләтебезне, гореф-гадәтләребезне онытмаска тиешбез. Алар һәркайсы бер-берсе белән бәйләнештә. Мәчет төзү – ул әле бер эш, ә анда гел намаз укуны тәэмин итү – иң әһәмиятлесе. Мәчеттә намаз укылмаса – ул сезгә ләгънәт укып тора, ә аның ишекләре гел ачык булып, анда Коръән сүзләре ишетелсә – сезнең өчен дога кылган шикелле була. Илебез алга бара, без дә матур яшәрбез. Шундый мәчет булдырганыгыз өчен рәхмәт сезгә”, - дип сөйләде. Тагын да аманадлыларны В.Чернов, Россиянең Азия өлеше мөселман дини идарәсенең безнең төбәктәге идарәсе җитәкчесе урынбасары Әмир Балдин, өлкә ислам мәгърифәт үзәге директоры Искәндәр Юсупов, дин эшләре ветераны Фатыйх Гарифуллин, авыл депутатлары тәбрикләделәр. 27-5Мәчет төзү эшендә катнашкан иң активларга өлкә мөселман дини идарәсенең Рәхмәт хатлары тапшырылды, ә мәчет имамы Ринад Абдуллин һәм мөселман төркеме рәисе Тимербикә Моталлапова өлкә милләтләр эшләре комитеты Рәхмәтнамәсе белән бүләкләнделәр. Үзешчән шагыйрь Хәлил Вагайлы котлап шигырь сөйләде.

Намаз укылганнан соң, кунакларны оештыручылар кайнар аш, милли ризыкларыбыз белән сыйладылар. Һәркем садака салып, догалы сыйларны тәмләп савап алып калды. Муллаш авылыннан килгән “Пышны” ансамбле (җитәкчеләре Җәгъфәр Касыймов) артистлары матур татар көйләрен башкардылар.

Мәчеттә көр тавыш белән азан тавышлары ишетелде, намаз укылды. Азан кешеләрне Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кылырга, намазга чакыра. Күңелендә иманы булган кеше бу тавышны якын итеп кабул итә, аңа кушыла, догасын кылып намазга баса, күңелендә рухи байлык туплый. Ихлас күңелдән Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы өчен гамәл кыла. Аманад халкына да бу бәхетле хисләрне кичерергә насыйп булды, авылга иман нуры иңде.

Тагын шунысы кызыклы: башка авыллардан килүчеләр Аманад белән әниләре, әбиләре аша таныш, монда туганнары яши. Күп Аманад кызлары күрше авылларга килен булып төшкәннәр. Шуларның берсе – Муллаш авылында яшәүче педагогик хезмәт ветераны, атказанган укытучы Фәнисә апа Зиннәтуллина бала чагында монда әбисенә еш кунакка килүен, аннан ишеткән истәлекне дә күңелендә саклавын сөйләде. “Элекке елларда яңа гына укып кайткан имам эшкә кая барырга дип сайлау алдында калган: Кыштунлыгамы, Аманадкамы? Аңа бер күрәзәче бабай Аманадка барырга кушкан. Чөнки Аманад бетмәс, ә Кыштунлы бетәчәк, дигән. Кыштунлыдан тараканнар чыгып киткәнен күрәм, дигән. Чынлап та бервакыт бу авыл бетү алдында калган. Ә Аманад әле дә яши”, - диде ул. Фәнисә апа монда эшчән кешеләр көн итүен, сарыкларының исәбен дә белмәүләрен, каз-үрдәк үстерүләрен әйтте. Авылга керә торган юл яхшы, асфальт салынган.

Мәчет янында гына балалар мәйданчыгы урнашкан.

27-6Тимербикә апа Моталлапова Аманад белән Марай авылында сайлауларга килү яшендәге 232 кеше барлыгын хәбәр итте. “Авыл зур түгел. Совхоз булган вакытта Марайда хезмәткәрләр өчен фатирлар төзелә. Күпмедер кеше шунда күчеп китәләр. Авылда фельдшер, почта таратучы бар. Клуб кирәк иде безгә, яшьләр кая барырга белми урамда йөриләр. Аларга бернинди чаралар үтми. Үзем “Тюменский” совхозында озак еллар бухгалтер булып эшләдем, совхоз беткәч, клубка эшкә чакырдылар. Клубта суык булса да, дискотекалар оештыра идек. Яшьләр теләп киләләр иде. Аннары дискотекалар да түләүлегә әйләнде. Аны яптылар”, - диде ул.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836