Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Ничек ураза тотарга?

последние и лучшие новости искусства в мире

Ураза тоту — таң беленгәннән (кояш чыгарга ике сәгать чамасы вакыттан) алып, кояш баеганчыга кадәр ашау-эчү, җенси якынлык кылудан тыелып тору. Ураза Бөек Аллаһы ризалыгы өчен генә тотыла, ябыгу, дәвалану максатыннан тоту дөрес булмас. Шулай ук айның башында 3 көн, яки ахырында өч көн генә тоту да дөрес түгел, уразаны Рамазан ае тәмамланганчы, бер ай буена тотарга кирәк.

Сәхәр ашау һәм авыз ачу (ифтар) вакыты

Иртәнге ашны ашауны — сәхәр ашау диләр, ә кичке аш — ифтар (авыз ачу) дип атала. Намаз вакытлары таблицасында сәхәр вакыты — сәхәр тәмам дип күрсәтелә, ә кояш бату, авыз ачу вакыты Ахшам (Магриб) намазы вакытына туры килә, бу вакытта «авыз ачабыз» (ифтар кылабыз).

Ураза тоту тәртибе

Сәхәр ашауны кояш чыгарга ике сәгать кала яки иртәнге намаз вакыты керүгә ярты сәгать калганда тәмамларга кирәк. Ризык калдыклары калдырмыйча авызны чайкарга һәм ният кылырга.

Ураза тотканда укыла торган ният:

“Нәүәйтү ән әсуумә саумә шәһри рамәдаанә минәл-фәҗри иләл-мәгъриби хаалисан лилләһи Тәгалә”.

“Аллаһ Тәгалә ризалыгы өчен ихласлык белән, таң вакытыннан башлап, кояш батканчыга кадәр, Рамазан ае уразасын тотарга ният кылдым”.

Сәхәр ашарга тора алмасагыз да, Рамазан аенда ураза тотарга алдан ук күңелдән ниятләгән булсагыз, яисә кичтән үк ниятләп ятсагыз — уразагыз дөрес була.

Ураза тотканда «авыз ачканда» укыла торган дога:

“Аллаһүммә ләкә сумтү үә бикә әәмәңтү үә галәйкә тәүәккәлтү үә галәә ризкыйкә әфтартү фәгъфирлии йәә гаффаарү мә каддәмтү үә мәә әххәртү”.

“Әй Аллаһым, шушы уразамны Үзеңнең ризалыгың өчен тоттым, Сиңа гына иман китердем һәм фәкать бер Сиңа гына бөтен эшләремне тапшырдым. Син биргән ризык белән ифтар кылдым. Гөнаһларны гафу итүче Аллаһым, минем әүвәлге гөнаһларымны да, киләсе гөнаһларымны да ярлыка”.

Кемнәр ураза тотарга тиеш түгел

Хатын-кызларга күрем вакытында, йөклелек һәм бала тапканнан соңгы чорларда ураза тоту тыела. Бу көннәр өчен алар башка вакытта ураза тоталар (каза кылалар).

Сәламәтлекләре начар булган кешеләргә дә ураза тоту мәҗбүри түгел. Авыру кеше уразасын савыккач каза кыла, әгәр инде авыруы башка вакытта да ураза тотарга мөмкинлек бирмәсә, бу очракта һәр тотмаган көне өчен фидия (1 мескенне ашату күләмендә акча) түләргә тиеш була.

Юлда булган, 100 чакрымнан артык ераклыкка сәфәр кылучы мосафир кешеләргә дә уразаларын калдыру рөхсәт ителә. Мосафирлар сәфәрдән кайткач уразаларын каза кылалар.

Шулай ук балиглык яшенә җитмәгән балалар да ураза тотмый.

Сорау: Ураза вакытында әледән-әле авызны су белән чайкарга, душ керергә һәм башны юарга мөмкинме?

Җавап: Мөмкин, әлбәттә. Юынганда суны борын һәм авыз аша эчкә кертүдән сакланырга кирәк. Иң мөһиме — суны йотмау. Мөхәммәд Пәйгамбәр (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) ураза вакытында үзенең өстенә су койган. Бу хакта берничә дөрес хәдисләрдә әйтелә.

* * *

Аллаһы Тәгалә кичәләр арасында Кадер кичәсен, көннәр арасында җомга көнен, айлар арасында Рамазан аен өстен кылды. Рамазан ае Аллаһы Китабы — Коръәни Кәримдә исеме телгә алынган бердәнбер ай. Шушы айда бәндәләргә изге Коръән иңә башлады. Башка айларда кылган изгелекләргә Аллаһы Тәгалә 10 савап вәгъдә итсә, Рамазанда ул 700 һәм аннан да күбрәкккә арта. Ошбу изге айның башы — ул мәрхәмәт ункөнлеге, уртасы — гөнаһлардан арыну, ә ахыры — уттан котылу. Пәйгамбәребез с.г.в. үзенең бер хәдисендә әйтә: «Рамазан ае башланганда җәннәт ишекләре ачыла, тәмуг ишекләре ябыла, ә шайтаннар богаулап куела». Җәннәт ишекләре шуның өчен ачыла — без ошбу изге айда гамәл-гыйбадәтләр күбрәк кылабыз, изге эшләребезне арттырабыз. Тәмугъ ишекләре шуның өчен ябыла, чөнки Рамазанда гөнаһлы эшләр азрак эшләнә. Пәйгамбәребез с.г.в. әйтте: «Рамазанда минем өммәтемә моннан алдагы өммәтләргә бирелмәгән биш нәрсә бирелде: ураза тотучының тыныннан килүче ис Аллаһы Тәгаләгә мускус исеннән дә татлырак булыр; фәрештәләр уразадагы кешегә ул авыз ачканчы гөнаһларын кичерүне сорап дога кылырлар; һәркөнне Аллаһы Тәгалә Үз җәннәтен бизәр һәм әйтер: «Минем турылыклы колларыма бирегә килергә күп калмады. Алар дөнья мәшәкатьләрен һәм борчуларын калдырып бирегә омтылырлар; буйсынмаган шайтаннар богаулап куелыр һәм алар элек эшләгәннәрен эшли алмаслар; һәм ураза тотучылар соңгы кичтә ярлыканыр». Кешеләр сорадылар: «Әй, Аллаһының илчесе, бу Кадер кичендәме?» Ул җавап бирде: «Юк, тырышучы үз эшен тәмамлаганнан соң бүләген ала».

Интернеттан.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836