Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Нурикамал әби теләкләре

последние и лучшие новости искусства в мире

41-4Тубыл районындагы татар авылларында мәчетләр ачылу тантанасында күпчелек өлкән яшьтәге әбиләр күрше авыллардан килгәннәр иде. Баеш авылыннан килгән хаҗия Нурикамал Хәкимҗан кызы Хучашева туган авылында дини йолаларны саклаучы әбиләрнең берсе. Мәчетләр төзелешенә үзләреннән өлеш керткән һәр кеше саваплы булыр дип, ул туган авылы, якташлары турында: “Баеш авылы искиткеч гүзәл табигатьле урында урнашкан. Безнең авылыбыз мәчете дә иман нурын таратып, догалар укырга чакырып тора. Авылыбыз тирәсендә мөселманнар өчен изге урын – астана да бар. Монда шәех -Хәким ата җирләнгән.

Авылдашларыбыз гореф-гадәт йолаларыбызны саклап, тарихи урыннарны хөрмәт итеп көн күрәләр. Баешта ремонтланган мәчетебезгә дини бәйрәмнәрдә күп халык җыела, астанабыз читәнләнгән, караучылары да бар. Мөселманнар астанабызга төрле яктан киләләр, садакаларын тапшыралар, авылда Коръән ашлары үткәрүчеләр дә күп”, - диде. Баешта туып-үскән, белем, тәрбия алган Нурикамал әби күп еллар фермада зоотехник булып эшли. Инде өлкән яшьтә булса да, ул үз хуҗалыгында хайван асрый, күп итеп бәрәңге утырта. Бакчасы тулы яшелчә, җиләк-җимеш. Өлкә яңалыкларын җирле газеталарны укып белгән, күп еллар “Яңарыш”ны яздырып, укып барган Нурикамал әби газетага язып торучыларның исем-фамилияләрен әйтеп, яңалыкларны яктыртып баручы газета хезмәткәрләренә дә рәхмәтләрен юллады. Ул: ”Баешта татар мәдәнияте, динебез белән кызыксынган тырыш якташларыбыз гомер кичерәләр. Йортларыбыз төзек, халкыбыз мул тормышта яши. Күпчелек авылдашларыбыз вахта юлы белән эшләп акча табалар. Догалар тыңлап, күңелләрне сафландырып, изге ният белән башкарган эшләр саваплы булсын. Мәчетләребезгә халкыбызның эзе суынмасын, күңелләребездә иман, шәфкатьлелек булсын. Мәчетләрдә яңгыраган азан тавышларын, догаларыбызны Аллаһыбыз кабул итсен”, - дип теләкләрен юллады Нурикамал әби.

Римма УМИТБАЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836