Материалы

Җомга көне

последние и лучшие новости искусства в мире

18-2Соңгы елларда иманга килеп, дин юлына керүчеләр артты. Намазга басучылар, ураза тотучылар, хаҗга баручылар да күбәйде. Бу хәл мөселманнар арасында гына түгел, башка диннәрдә дә күзәтелә.

Мөселман халкы, нинди генә сорау туса да, иң әүвәл кулга Коръән алырга тиеш. Әгәр анда җавап тапмасак, хәдисләрдән карыйбыз. Аларда да җавап юк икән, акыл белән эш итәбез, тикшеренүләргә таянабыз. Дин – кешенең эчендәге, Аллаһы Тәгаләдән салынган хис-тойгы, сыйфат. Ул җирдә тумаган. Аны безгә Аллаһы Тәгалә үз тарафыннан иңдергән. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) бер хәдисендә: “Һәр бала иман белән туа һәм Ислам динендә була”, - ди.

Төмән районы, Боровой мәчете имамы Абдрахман Биктимер улы Камалиев белән очрашып, җомга көне турында әңгәмә кордык. Ул югары дини белемле имам. Башта 4 ел Үзбәкстанда дини белем алып, аннары Согуд Гарәбстанның Мәдинә шәһәрендә Ислам университетын тәмамлый.

Абдрахман хәзрәт, сезнең мәчеткә җомга намазларына йөрүчеләр күпме?

Әлхәмдүлиллә, җомга көнне мәчетебез туп-тулы була. Әлбәттә, шәһәрдән килүчеләр күп. Бездә хәләл кафе да эшләп тора. Сишәмбе көнне дини дәресләрне 19.00дән 22.00 сәгатькә кадәр укытам. Мәчеттә хуҗалык эшләре буенча Таһир хәзрәт Фазылов белән иңгә-иң куеп эшлибез. Ул мөселман дини оешмасының рәисе.

Гомумән, җомга көне турында ни әйтерсез?

Мөселманнар дөньясында иң хәерле көннәрнең берсе – җомга. Белүебезчә, бу көнне дин кардәшләребез мәчетләргә өйлә намазына җыела, анда җомга вәгазе сөйләнелә. Җомга көненең хикмәтләре моның белән генә чикләнми. Ул Ураза һәм Корбан гаетләреннән дә өстен. “Җомга сүзе гарәп телендәге “җәмәгатъ” ягъни “җыелу” дигән фигыльдән алынган. Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә дә: “Бу дөньяны мин алты көндә яраттым”, - ди.

Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.г.в.) хәдисләреннән күренгәнчә, җомга – бөтен көннәрнең патшасы.

Мәсәлән, җомга көнне Адәм (с.г.в.) дөньяга килгән, аның җәннәткә керү, җәннәттән чыгу вакыты булып та җомга санала. Җомга көнне зур көчкә ия вакыт аралыгы бар. Укыган догаларыбыз, теләгән теләкләребез шул сәгатькә туры килсә, пәрдәсез кабул кылына. Әмма аның кайсы вакытта булганын билгеләү бик авыр, Аллаһы Тәгаләгә моны яшергән. Кыямәт көне дә җомга көнне булачак.  Җомга көнне безнең догалар ирешә һәм адәм балалары җан бирсәләр, аларга кабердә сорау газабы янамый.

Абдрахман хәзрәт җомга көнне ирләргә дә, хатын-кызларга мәчеткә бару мәҗбүриме?

Җомга көнне намазга бару – ирләр өчен ваҗиб гамәл. Хатын-кызлар өйлә намазын өйдә укысалар да дөрес. Җомга көнне намаз уку кебек хөтбә дә ваҗиб. Аны сөйләү һәм тыңлау мөселманнар өчен үтәлергә тиешле гамәл. Ни өчен ирләргә җомга намазына бару мәҗбүри, хатын-кызларга юк дияр кайберәүләр? Аллаһы Тәгалә ирнең мәчеттә иманнан ишеткән мәгълүматны өенә кайткач хатынына, баласына сөйләвен тели. Ул сүз әтидән килсә, гаиләдә тәртип була. Шул рәвешле Аллаһы Тәгалә гаиләдә дә, җәмгыятьтә дә ир кешеләрнең дәрәҗәсен күтәрә.

Хәзрәт, җомга намазының тәртипләрен дә сөйләп китсәгез иде?

Җомга вакыты кергәч, иң әүвәл азан әйтелә. Дүрт рәкәгать җомга намазының сөннәтен укыгач, икенче азан әйтелә һәм имам вәгазь белән хөтбә сөйли башлый. Ул ике өлештән тора. Арасында имам утырып ала, дога кылына һәм хөтбәне дәвам итә. Болар мөнбәр дигән җирдә башкарыла. Вәгазь һәм хөтбә төгәлләнгәч, камәт төшерелеп, ике рәкәгать җомга намазының фарызы укыла. Сәлам биргәч, мөселманнар дүрт рәкәгать сөннәт намазына күчәләр. Аннары дога кылып намазны төгәллибез.

Абдрахман хәзрәт, мөнбәрнең  мәгънәсен аңлатып китсәгез иде.

Мөнбәрнең әһәмиятен аңлау өчен уку йортындагы аудиторияне күз алдына китерегез. Укытучы каршыга басып сөйләгәндәме, әллә өстәл артына утырса игътибарлы булабызмы? Сөйләүче кеше биегрәк күтәрелгән саен, тыңлаучыларның дикъкате арта. Тыңлаучы сөйләүчене күреп торырга тиеш. Ислам динендә дә шулай куелган.

Җомга намазына йөргән кеше атна дәвамында кылган гөнаһларыннан чистарына, кечкенә гөнаһлары бетә. Зур гөнаһтан исә тәүбә итү зарур, юкса ул кичерелми. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) бер хәдисендә: “Сәбәпсез беррәттән өч җомга намазын калдырган кешенең калебенә мөһер сугылыр”, - ди. Ир кеше мөмкин кадәр җомга намазын калдырмаска тиеш. Берәү Пәйгамбәребез янына килеп: “Йа Расүлуллаһ, безнең мәчеткә йөрергә ара ерак. Сезгә якынрак күчеп килмәкче булабыз”, - диләр. Шул чагында “Йәсин” сүрәсенең аятьләре иңә. Анда Аллаһы Тәгалә: “Без сезнең адымнарыгызны санап торабыз. Адымыгыз күбрәк булган саен, күбрәк әҗер алырсыз”, - диелә.

Җомга көнне әти-әниләр, әби-бабайлар бернәрсә дә эшләргә ярамый, диләр иде.

Җомга көнне бернәрсә эшләргә ярамый дигән сүз юк. Бу көнне кер юарга, ашарга пешерергә дә, урамга чыгарга да рөхсәт ителә. Җомга көнне иң хәерле вакыт – икенде намазыннан алып ахшамга, ягъни кояш баеганчы. Шушы вакытта күбрәк дога уку, зикер кылу зарур. Шуның өчен бөтен мөселман илләрендә ял итәләр. Бу кешеләр күбрәк дога кылсын өчен эшләнә.

Абдрахман хәзрәт, гаиләгез белән дә таныштырып китсәгез иде?

Тормыш иптәшем  Наталья – белорус милләтеннән,  ике ир малай үстерәбез.

Сез дин әһеле, катнаш гаилә сезгә комачауламыймы?

Юк, әлбәттә, минем хатыным кияүгә чыкканчы ук ислам динен кабул итте. Ул мөселман хатын-кызларыннан аерылмый. Шулай ук шәригать кушканнарын үтәп, намаз укып, мөселман хатын-кызларынча киенеп йөри. Аның әнисе дә ислам динен кабул итеп, мөселман хатын-кызларынча яши. Ике улыбыз да мәктәптә башлангыч сыйныфларда укыйлар. Рус һәм татар телләрендә сөйләшәләр. Дини тәрбия белән үсәләр. Мәктәпләрдә балаларны дин белән таныштыру мәсьәләсен алга куеп, губернаторыбыздан рөхсәт сорап гариза яздык. Әйтергә дә онытып торам икән, мине бу көннәрдә генә Төмән районы татар милли-мәдәни автономиясе советының дин эшләре буенча комиссия җитәкчесе итеп сайладылар, - дип Абдрахман хәзрәт сүзен тәмамлады.

Наилә САФИУЛЛИНА. 

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума