Материалы

Онлайн лекцияләр үтте

последние и лучшие новости искусства в мире

Өлкә мөселман дини идарәсе коронавирус шартларында үзенең мәгърифәтчелек эшчәнлегеннән баш тартмый.

Хәтта шундый катлаулы вакытта да мөселманнарга Коръәнне иңдерелгән телендә, гыйбадәт нигезләрен өйрәнүне дәвам итәргә кирәк. Исемлекне дәвам итәргә була, чөнки ислам кеше өчен киң мөмкинлекләр ача. Диния нәзарәте баштан ук максат итеп куйган укырга теләүчеләргә белемнәрен арттырырга ярдәм итүне дәвам итә.

Шуңа бәйле рәвештә, диния нәзарәте узган елның ноябреннән яңа инициатива белән чыкты. Төмән өлкәсе имамнары өчен квалификация күтәрү кысаларында идарә имамнарга гына түгел, киң аудиториягә - барлык кызыксынган затларга мөрәҗәгать иткән белем бирү лекцияләре циклын оештыруга кереште.

Укыту Google meet платформасында гамәлгә ашырыла, моның өчен ул яхшы җайлаштырылган: лекторны күрергә генә түгел, экранда презентация күрсәтергә дә мөмкинлек бирә. Бу платформаның шулай ук аудитория белән диалог алып бару, сораулар бирү һәм аларга җавап бирү мөмкинлеге бар. Шул ук вакытта курсларны тыңлаучылар белән элемтәне саклау өчен популяр мессенджер Ватсап кулланыла.

Соңгы укуларның беренче көнендә мин дә коронавирус пандемиясе вакытында ислам тәртипләрен башкару, никахлашу һәм башка мәсьәләләргә багышланган лекцияләр тыңладым. Татарстан Республикасы мөселманнары диния нәзарәтенең фән һәм мәгариф бүлеге башлыгы Рамил хәзрәт Гыйззәтуллин тыңлаучылар белән пандемия шартларында ислам нормаларын үтәү темасына әңгәмә корды.

Ислам фәннәре докторы, Казан ислам университетының дини дисциплиналар кафедрасы өлкән укытучысы Рәшит хәзрәт Сибгатуллин Барзах темасын җентекләп аңлатты.

Төмән өлкәсе мөфтие Зиннәт хәзрәт Садыйков: «Март ахырында без якшәмбе мәктәпләрендә офлайн укуны туктату турында дөрес карар кабул иттек. Шулай ук имамнар өчен квалификация күтәрү курслары да озак вакытка кичектерелде. Яңа уку елы башында, эпидемиологик хәлнең тотрыклыланудан ерак булуын аңлап, безгә уку процессын дәвам итү өчен альтернатив юллар эзләү белән оператив рәвештә шөгыльләнергә туры килде. Google компаниясе продукциясен сайладык.

Google Meet сервисы шактый катлаулы, әмма нәтиҗәле продукт. Имамнар өчен квалификация күтәрү курсларында 40лап кеше катнаша.

Сайлап алынган модель безнең дини-агарту курслары өчен дә, квалификацияне күтәрү курслары өчен дә ярдәмче булды», - дип белдерде.

Барлыгы 11 онлайн-лекция үткәрелде. Дәресләрдә мөселман дини практикасының төрле сораулары каралды, алар тыңлаучыларга аңлатылды.

Төмән өлкәсе мөселманнарының диния нәзарәте әлеге башлангычны дәвам итәргә уйлый. Киләсе дәресләрдә мөселманнарның активрак катнашуын теләр идек. Лекцияләр һәркем өчен дә бик кызыклы.

“Әл-хакк” порталы материалын кулланып
Гөлнур ВӘЛИЕВА әзерләде.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума