Материалы

Озак яшәүнең сере нәрсәдә?

последние и лучшие новости искусства в мире

49-4Кеше өчен тормыш – гомерлек сынау. Әйе, гомер юлын үткәндә язмыш адәм баласын төрлечә сыный – шатлыгын да, кайгысын да бирә. Тормыш юлында очраган сынауларны горур үтеп, алга таба атларга үзендә ихтыяр көче тапкан, сабыр-түземлелеге белән күпләргә үрнәк булган кешеләр бар безнең арада.

Шундыйларның берсе, Төмән шәһәрендә яшәүче Кадыйр бабай Ганиев. Итагатьлелеге белән үзенә җәлеп иткән әлеге бабаебыз күзләреннән нурлар чәчеп, елмаеп кына сөйләшә. Ул тормышындагы һәр мизгелне бүгенгедәй төгәл хәтерли, тәфсилләп әйтеп бирә. Аллаһыга шөкер, күзләре күрә, колаклары ишетә, йорт тирәсендәге барлык эшләрне үзе башкара. Күз тимәсен, камил зиһене, хәтер ачыклыгы белән сокландырган бабаебыз “Яңарыш” газетасын беренче көннән үк алдырып, энәсеннән җебенә кадәр яратып укый. Әле бит ул күп еллардан бирле Җәмигъ мәчетендә завхоз булып эшләп йөри.

Ишек аллары, капка төпләреннән әле күптән түгел явып киткән карларны да чистартып өлгергән.

Шушы яшенә кадәр һәрьяктан үзен саклаган Кадыйр бабай белән күптән сөйләшәсе иде дә, насыйбы туры килмәде.

Кадыйр Хәбир улы Ганиев Исәт районы, Сунгур авылында 1931 нче елны туган.

- Мин дөньяга килеп, аяктан йөри башлагач, нигәдер әни белән әти аерылышырга уйлаганнар. Әни туган ягы Башкортостанга кайтып китә, мине аңа бирмиләр. Әтинең әнисе – әбием үстерә мине, әмма еллар авыр, сугыш башланганда нибары 10 яшьлек кенә булам. Черек бәрәңге, үлән, башак ашап үстек без һәм сугыш белән балалык елларыбыз да тәмамланды. Баламы, картмы, авырумы – бернигә карамастан һәркемгә эшләргә кирәк иде. Армиягә кадәр тракторчылар курсын тәмамлап, 4 ел трактор йөртүче булып эшләп хезмәткә киттем. Кая гына барсаң да, илебез җимерек, аны төзекләндерү, аякка бастыру һәркемгә бурыч булып торды. Авылдан 1968 елны, армия хезмәтеннән соң, чыгып киттем. Төмән районында башта урманчылык эшләре белән шөгыльләнеп, Яңавылда өй сатып алгач, хатыным Хәдичә Нигъмәтулла кызы белән шунда яши башладык. Йортны яңадан сипләп, олыгайта-олыгайта, зур гына булды”, - дип Кадыйр бабай туктап калгач, күңелдә тынгылык бирмәүче сорауга җавап бирүен үтендем.

- Кадыйр бабай, сез үзегезне тапкан әниегезне бүтән күрмәдегезме? Аның исеме кем иде?

- Юк, күрергә насыйп булмады, исеме Саҗидә булган. Бәлки, бертуган энеләрем, сеңелләрем бардыр?

- Сезнең яшькә җитүнең һәм шулай яхшы саклануның сере нәрсәдә икән?

- Гомерем буена азлап-азлап ашадым, күп эшләдем, тәмәке тартмадым, аракы эчмәдем. Шуларны үтәп, яхшы күңелле булып, кешеләргә гел елмаеп торсаң, Аллаһы Тәгалә юлында яшәсәң, гомер юлы озын буладыр.

- Сез 10 яшегездән бирле эшли башлап, бүгенге көнгә кадәр дәвам итәсез.

- Әйе шул, нәкъ шулай. Яшь чакта автобуслар паркында 3 ай шоферлар курсында укып, үз гомеремә транспорт идарәсендә эшләдем, директорларны да йөрттем. Лаеклы ялга чыккач та, алар үтенече белән тагын өч ел калырга туры килде. Аннары 2002 елны мәчеттә укып йөрдем дә, шунда өч ел савап өчен түләүсезгә генә эшләргә туры килде.

- Гаиләгез турында да берничә сүз әйтеп китсәгез иде.

- Хәләл җефетем Хәдичә белән өч кыз, бер егет үстердек. Алар барысы да үз тормышлары белән яшиләр, балалар үстереп, хәзер инде үз оныкларын карашалар, лаеклы ялда инде. Тик бердәнбер улыбызны югалтып, авыр кайгы кичердек.

“Мин генә әле пенсиядә түгел”, - дип бабаебыз елмаеп җибәргәндә, дөньялар яктырып киткәндәй булды.

Кая гына барса да, кешеләр гел ярата торган аерым бер кешеләр була. Шундыйлар турында “Сөйкемле сөяге бардыр”, - диләр. Кадыйр бабай ятим үссә дә, аны авыл халкы бик ярата. Эшләгән, яшәгән җирендә, мәчеттә аның турында яхшы фикердә, яхшы мөгамәләдә, аны ихтирам итеп сөйлиләр һәм бүгенге көндә дә “матур бабай” дип йөртәләр.

Кадыйр бабайның әле сөйлисе сүзләре бетмәгән икән. Ул тел һәм дин турында да бәян итте.

- Безгә туган телне һәм динне онытмаска иде. Теге дөньяда Аллаһы каршында үз телебездә җавап тотачакбыз. Бу дөньяда кунак кына без. Барыбыз да сынау өчен килгән. Кешенең ике иңбашында ике фәрештә. Уң яктагысы - яхшы гамәлләрне, сул яктагысы – начарларны язып бара. Аннары динебез буенча Аллаһы Тәгалә юмартлыкны ярата, яхшылыкларны күп ясаган кешегә Аллаһы тарафыннан үз яхшылыклары үзенә киредән кайта.

Хәзер яшьләр төрле начар авырулардан бик күп үләләр. Дин белән яшәгән, намаз укыган кешеләр озын гомерле булалар. Дингә басканда элекке ясаган хаталарың, гөнаһларың өчен Аллаһы Тәгаләдән гафу үтенеп, тәүбә ясарга кирәк. Дингә һәркем үз акылы белән мөстәкыйль рәвештә килергә тиеш.

Сиксән ел гомерен хезмәттә уздырган Кадыйр бабайның грамоталары, мактау кәгазьләре бихисап. Ул ике тапкыр ветеран: сугыш һәм хезмәт ветераны. Унга якын онык-оныкчыклары да бабаларын үлеп яраталар. Карчыгы Хәдичә апа да үзеннән калышмый, икесе матур гына картлык көннәрен кичерәләр, онык-оныкчыкларына куанып яшиләр.

- Кадыйр бабай, газета укучыларга, үзегезне хөрмәт иткәннәргә тагын ниләр әйтер идегез?

- Адәм балаларына сабырлык, түземлек, тырышлык кирәк. Бервакытта да кешегә начарлык эшләргә ярамый, ул үзеңә әйләнеп кайтачак. Динебезне һәм телебезне онытмасыннар, хәзер аларны өйрәнергә барлык мөмкинлекләр бар.

- Рәхмәт, Кадыйр бабай. Кешеләргә кылган игелекләрегез үзегезгә әйләнеп кайтсын.

Наилә САФИУЛЛИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума