Материалы

Рамазан ае хөрмәтенә концерт

последние и лучшие новости искусства в мире

27-4Тубылда ел саен Рамазан аена багышланган бәйрәм чараларын оештыруны себер-татар мәдәният үзәге традициягә кертте. Быел изге ай хөрмәтенә багышланган концерт “Синтез” мәдәният йортының тамаша залында үтте. Оештыручылар тамашачыларны милли ризыклар белән җырлап-биеп каршыладылар. Монда халык декоратив–гамәли сәнгать осталарының кул эшләрен сокланып карады. Сәхнәдән изге бәйрәм белән шәһәр хакимият башлыгы урынбасары Евгений Бирюков, шәһәр Думасы депутаты Михаил Никитин, шәһәр татар милли-мәдәни автономиясе рәисе урынбасары Нурилә Шамратова, азәрбайҗан диаспорасы рәисе Камалетдин Ярыев котладылар.

Чыгыш ясаучылар тормыш кыйммәтләрен саклап, тубыллылар бер-берләренә ярдәмләшеп, тынычлыкта, бердәмлектә, шатлыкта яшәргә язсын дигән теләкләрен юлладылар. Бәйрәмгә Фәннур хәзрәт Казыймов фатиха биргәннән соң, моңлы җырлар, мөнәҗәтләр яңгырады. Тубыл тамашачылары чыгыш ясаучыларны җылы алкышлар белән озаттылар. Хәсән Хучашев, Динара Әбсәламова, Зөһрә Тимергалиева, махсус чакырылган Айсылу Юнысова, Тәнзилә Мортазина, Илдус Уразмәмәтов, Вадим Насыйбуллин һәм башка артистлар башкаруында җырлар, балаларның чыгышлары, нәфис сүз осталарының шигырь сөйләүләре, биючеләр башкаруында матур, тыйнак татар биюләре бәйрәм концертын бизәде. Бергә төрле милләт вәкилләрен җыйган Рамазан бәйрәмен Лилия Фәизова мәгънәле һәм матур сүзләр, уеннар белән алып барды. Бәйрәм тамашасы халкыбызның күңеленә хуш килде. Тамашачылар күңелләргә иман нуры алып килгән, игелекле эшләр башкарырга чакырган изге Рамазан аена багышланган концертны оештыручы себер-татар мәдәният үзәге хезмәткәрләренә рәхмәтләрен, җылы теләкләрен җиткереп таралыштылар.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума