Материалы

Рамазан ае хакында

последние и лучшие новости искусства в мире

Рамазан – Һиҗри тәкъвимнең тугызынчы ае.

Әлеге айда Мөхәммәд (с.г.в.) пәйгамбәрлек килә, Коръәннең беренче аятьләре иңдерелә башлый.

Рамазан аеның беренче 10 көне – рәхмәт көннәре, икенче 10 көне – мәгъфирәт (гафу итү), өченче 10 көне – Аллаһының рәхмәтенә ирешү көннәре дип атала.

Рамазан аенда (Исламның биш нигезенең берсе) ураза тоту мөселманнарга һиҗрәтнең икенче елында тиешле була.

Ураза тоту – таң яктылыгы җәелгән вакыттан башлап, кояш батканчыга кадәр ашау, эчүдән һәм якынлык кылудан тыелу.

Рамазан аенда ураза тотарга тиешле кешеләр:

Мөселман.

Балигъ.

Акыллы.

Рамазан аенда ураза тотудан азат кешеләр:

Мөселман булмаган.

- Балигъ булмаган сабый балалар, акылсыз олы кешеләр.

Ураза тотарга көче җитмәгән бик зәгыйфь, карт кеше ураза тотмыйча, һәркөннең уразасы урынына бер фәкыйрьне туярлык итеп ашатыр яки аш алырга җитәрлек акча бирергә тиеш. Әгәр Рамазан аеннан соң шул карт сәламәтләнсә, калган уразаларын каза кылырга тиеш.

- Йөкле яки бала имезә торган хатыннар ураза тоткан вакытта үзләренә я балаларына зарар килүдән һәм, шулай ук, хаста кешеләр үзләренең авырулары көчәюдән курыксалар, ураза тотмасалар да дөрес була. Аларның һәркайсы калган уразаларын Рамазаннан соң каза кылырга тиеш.

Рамазан аенда мөсафир булган кешегә дә ураза тотмау рөхсәт ителә. Сәфәреннән кайткач, аңа да калган уразаларын каза кылу тиеш була.

Хәез һәм нифас белән гозерле булган хатыннарга ураза тоту дөрес түгел. Алар Рамазан аенда тотылмый калган уразаларын Рамазаннан соң да кылырга тиешләр.

Уразаның фарызлары:

ният кылу;

ашау-эчүдән тыелу;

якынлык кылудан тыелу.

Уразаны бозучы гамәлләр:

– Ураза тотарга ният булмау;

– Белә торып борчак кадәрле генә булса да тәгам яки су йоту;

– Тәмәке тарту;

– Борыннан, колактан тәнгә берәр матдә кертү;

– Витамин укол кадату;

– Дару кабул итү;

– Үз ирегең белән косу;

– Җенси якынлык кылу;

– Мәни (сперма) чыгу;

– Күрем яки бала тапканнан соң кан килү.

Уразаны бозмый торган гамәлләр:

- Онытып, ризык һәм су куллану, җенси якынлык кылу.

Ураза исенә төшүгә, кеше бу гамәлләрне туктатырга һәм уразаны дәвам итәргә тиеш.

- Ирексездән мәни чыгу. Мәсәлән, поллюция күренеше.

- Күзләргә сөрмә тарту һәм аларга дару тамызу.

- Кан алдыру, анализлар өчен яки донор сыйфатында кан тапшыру.

- Паста кулланмыйча гына тешләрне мисвәк яки теш щеткасы белән чистарту.

- Борынны юу һәм авыз чайкау.

- Душ керү, госел коену.

- Ураза тотучының катнашыннан тыш, ирексездән тәмәке төтене яисә башка төрле тузан кисәкчәсе керү.

- Кан яки дару йотмыйча, тешне дәвалау һәм суырып алу.

- Йоткылыктан килгән лайланы йоту.

- Аз күләмдә ирексездән косу.

- Теш арасына кысылган, тик борчак зурлыгында булмаган ризыкны йоту.

- Медицина максатларында, венага, тире астына яки мускулларга укол кадау.

- Хушбуй иснәү.

- Йотмыйча гына, ризыкның тәмен тату.

- Дезинфекция яки ачык җәрәхәтне төзәтү максатында мазь, йод, зеленка куллану.

(“Юлдаш”)

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума