Рәгаиб киче

последние и лучшие новости искусства в мире

Ел саен Рәҗәп аеның беренче җомга киченә туры килә торган бик бәрәкәтле изге кичә ул. Ягъни Пәйгамбәребезнең әтисе Габдуллаһ белән әнисе Ваһаб кызы Әминәнең никахлашкан көннәре. Шушы никах нәтиҗәсендә дөньяга рәхмәт өчен җибәрелгән Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм дөньяга килгән.

Бу төнне гыйбадәттә үткәрү бик саваплы. Әнәс ибн Мәлик китергән хәдистә: «Раҗәб аеның беренче пәнҗешәмбесендә ураза тотарга, ә җомга төне җиткәч, кичке (ястү) һәм төнге (витр) намазлар арасында 12 рәкәгать намаз укырга кирәк. Һәр рәкәгатьтә «Фәтихә» сүрәсе, өч тапкыр «Кадер» сүрәсе һәм унике тапкыр «Ихлас» сүрәсе укыла. Һәр ике рәкәгатьтән соң бер сәлам бирелә. Намазны укып бетергәннән соң 70 тапкыр салават әйтергә кирәк. Моннан соң сәҗдә кылына. Сәҗдәдә 70 тапкыр түбәндәге сүзләр әйтелер:

سُبُّوحٌ قُدُّوسٌ رَبُّ الْمَلَئِكَةِ وَ الرُّوحِ

Транскрипциясе: Сөббухун Куддусун Раббул-мәләикәти вә-ррух.

Аннан соң ике сәҗдә арасында 70 тапкыр түбәндәге сүзләр әйтелер:

رَبِّ اغْفِرْ وَ ارْحَمْ وَ تََاوَزْ عَمَّا تَعْلَمُ فَإِنَّكَ أَنْتَ الْعَزِيزُ الَْعْظَمُ

Транскрипциясе: Раббигъфир вархам ва тәваз гамма тагъләм фәиннәкә әнтәл-гәзизу-газыйм.

Шуннан беренче сәҗдә кебек үк икенче сәҗдә кылына. Моннан соң кеше Аллаһтан берәр нәрсә сораса, аның теләге кабул булыр».

Камил хәзрәт СӘМИГУЛЛИННЫҢ
«Намаз турында 1500 сорау» китабыннан

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума