#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Июнь 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
31 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 1 2 3 4

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Рәхмәт хаты тапшырылды

последние и лучшие новости искусства в мире

23-4Тубыл мәчетендә ислам диненә катлаулы тормыш сынаулары аша килгән Октябрист Мәҗитовка Рәхмәт хатын Җәмигъ мәчете имамы Ибраһим хәзрәт Сухов тапшырды. Ул: ”Октябрист Чаппар улы дин юлына басып, белем алып, мәчеттә күңелен биреп тырыш эшләгәне өчен мондый бүләккә лаек булды. Милләттәшләребезнең үзләре теләп дин юлына басканына без шатбыз. Мондый асыл сыйфатларга бай күренешләр артканнан арта барсын”, - диде.

Рухи-әхлакый кыйммәтләрне яңадан торгызу буенча эчкерсез хезмәте өчен Төмән өлкәсе мөселманнарының үзәк Дини оешмасының Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән, мәчеттә дежур хәзрәт вазифасын 5 ел дәвамында башкарган Октябрист хәзрәт Аллаһы йортына килгән һәр кешене җылы каршы алып, ниятләгән садакаларына ихлас күңеле белән дога кылып, кешеләрнең күңелләрен тынчыландыра белгән хәзрәтләрнең берсе. Үзенең хезмәте турында: ”Мәчеттә хезмәт итүчеләр милләттәшләребезгә һәм башка милләт вәкилләренә иманлы, динле, тәрбияле, ихлас күңелле булуларын телиләр. Коръән аятьләрен укып алганнан соң, дөньяга тынычлык телим. Мәчеткә килеп садака бирү зур саваплы гамәл. Укыган догаларыбыз кешеләр күңеленә иман нурлары бирсен. Ярдәмләшеп, аралашып яшәсәк, изге эшләр уңышлы барыр. Тубыл мәчетендә дога кылу белән генә чикләнмибез, күпчелек очракта вәгазъ сөйләргә, аңлатырга туры килә. Ислам дине юлына баскач, үземнең эчке дөньям, тормышка карашым үзгәрде. Мин канәгать булырга, сабыр итәргә, мохтаҗ кешеләргә игътибарлы булырга өйрәндем. Бүген мондый Рәхмәт хатын алганыма шатмын. Дин генә кешеләргә тормышның мәгънәсен аңларга, кыйбла табарга ярдәм итә. Изге көннәрдә мәчеткә килүчеләргә иман байлыгы, сәламәтлек телим. Бүгенге көн белән генә яшәмик, гореф-гадәтләребезне балалар белеп үссеннәр өчен сабырлык, көч, зур теләк кирәк. Илебезнең патриотлары булып, изге гамәлләр кылып иманлы, бәхетле булып яшәргә язсын”, - дип сөйләде. Ул мәчеттәге хезмәтенә нәтиҗә ясап, татар халкы аралашучан, ярдәмчел булганнары турында әйтте.

Октябрист Чаппар улы Тубыл шәһәрендә җырчы да, төзүче дә булып танылган кеше. Стәрлетамак шәһәрендә Нур Әл-Иман мәдрәсәсендә укып кайтып, дин юлына басып, изге гамәлләр кылып, тормыш юлында очраган сынауларга бирешми яши. Милләттәшләренә, дингә, мөселман халкына тугры хезмәт итүенә бәя бирүләренә шатланабыз. Киләчәктә дә изге эшләрендә уңышлар телибез.

Римма УМИТБАЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836