#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Сөекле пәйгамбәребезне зурлап

последние и лучшие новости искусства в мире

Ялутор районы, Яңа Атьял авылында 1990 елдан бер көнне дә ишеге ябылмыйча эшләп торган мәчет курасында тәмле шулпа исләре белән казаннар калкып чыкты. Имамыбыз Биктимиров Мөнир Ялутор шәһәре һәм районы мәчете имамы Раил хәзрәт Мәхмүтовның тәкъдимен кабул итеп Мәүлет бәйрәме уздырды. Раил хәзрәт һәр атнаның сишәмбе көне сәгать 4тә хатын-кызлар, 5тә балалар, 6да ир-атлар белән очрашып, Ислам кагыйдәләрен өйрәтә.

Мәүлет бәйрәмен үткәрергә хатын-кызларыбыз да бик канәгать булып, үзләренең ризалыкларын белдерделәр. Имамнар үз вазифаларын үтәделәр. Өстәлдә булган ризыкларны да мәчет бүләге итеп утырттылар. Авылыбыз түрәсе Әйтышев Әлфрит һәр үткәрелгән бәйрәмебезгә үз теләге белән сарыкларын биреп тора, Ходай рәхмәте яусын үзенә. Тәмле-тәмле ризыклар белән өстәлләр дә тулы булды. Мондый зур бәйрәмне бер-ике кеше генә әзерли алмый. Ир-атларыбыз тырышып-тырышып кар өстендә ут яктылар, өстәл-урындыклар алып килеп утырттылар. Хатын-кызлар өйләрендә пешереп нинди генә ризыклар китермәгәннәр.

Зарипова Нурзидә белән Речапова Әлфирә аш осталары булдылар, пешереп тә алып килгәннәр. Аликашева Илсөяр, Исхакова Гөлсаҗидә, Алиева Әнисә, Мәхмүтова Рәтифә, Кәбирова Хәнифә, Шәмсетдинова Сәгъдия, Речапова Рушания, Хуҗиәхмәтова Илсөяр, Нурмөхәммәтова Нурия, Хәкимова Җәмилә, Тимирбаева Роза, Назыйрова Зәйнәп, Исхакова Гөлсем, Зарипова Венера, яшь кызларыбыз Назыйрова Лилия белән Рәхимова Раилә дә зурлардан калышмыйча ризыклар алып килделәр. Зур яшьтә булуларына карамастан, Тимербаев Мәүлет абыебыз белән Сания апабыз ит тә акча белән ярдәм иттеләр. Исламова Наҗия, Наил абый белән Әнүзә Тимербаевлар да садака акчаларын бирделәр. Уллары Данир авылда нинди генә бәйрәмнәр үткәрелмәсен, һәрвакыт булышып тора. Кемгә нәрсә кирәк, мәчеткәме, мәктәпкәме, зираткамы – заказларны җиренә җиткереп китереп бирә. Авылыбызда ике кибете эшләп тора, Ходайдан биреп эшләре гел уңнан гына барып торсын.

Өстәлгә утырган халыкка имамнарыбыз Раил, Мөнир хәзрәтләр сөекле Пәйгамбәребезнең тормышы, Мәүлет бәйрәме турында вәгазьләр сөйләделәр. Барлык Яңа Атьял авылыбыз өчен Коръән укылып, салаватлар әйтелде.

Бар авылыбыздагы авылдашлар исән-сау булып, икенче елларга да тагын да зур Мәүлетләр үткәрергә сөйләштек.

Роза ГАФАРОВА, Ялутор районы, Яңа Атъял авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836