#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Сала авылында Корбан бәйрәме

последние и лучшие новости искусства в мире

33-3Яркәү районы, Сала авылында һәм мәчетендә ел саен эшләр башкарыла. Менә быел да 27 июль көнне авыл мәчетендә Корбан мәҗлесе үткәрелде.

Чын күңелдән бу эшне мәчет рәисе Ишмөхәммәт Аитов, мөселман дини оешмасының мәчет рәисе урынбасары Сабирә Фәйзуллина, мәчет имамы Таштимер Ташбулатов, аның урынбасары Азат Бакиев башкардылар.

Сала авылында Корбан бәйрәме бик зурлап уздырыла, чөнки корбан – Аллаһы Тәгаләгә якынаюны аңлата. Корбан – ул кешегә Алла кушканны үтәргә, тыйганнан тыелуны таләп итә.

Төмәннән Фатыйх хәзрәт Гарифуллин белән Әмир хәзрәт Балдин килделәр. Корбан бәйрәменә багышланган мәҗлесне Әмир хәзрәт азан әйтеп, дога укып башлап җибәрде. Җәмәгать белән намаз тапшырылды. Фатыйх хәзрәт Ислам дине һәм Корбан гаете турында вәгазьләр сөйләде.

Корбан гаете хакына Салада ел да утызлаган корбанлык чалына. Быел да җиде гаилә корбан чалды.

Мәҗлескә бик күп кеше җыелды: картлар, яшьләр, бала-чага. Бу бәйрәмдә катнашып, балалар бит бик зур әхлак тәрбия алалар. Игътибар белән төрле вәгазьләр тыңлыйлар.

Һәр дини бәйрәмгә мәчет пешекчесе Гөлҗамал апа Рябикова тәмле ашлар пешерә. Ашны мәчет ишегалдында пешерделәр. Өйләреннән пешереп китергән тәмле ризыклар белән өстәлне тутырдылар. Үзләре килә алмаганнар, садака булсын дип, кеше белән җибәргәннәр.

“Мәҗлес өстәленә булышкан һәр хатын-кыз, ир-егетләр һәрчак исән-сау, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтендә булсыннар”, - дип Сабирә апа теләкләр теләде.

Читтә яшәгән балалары әти-әниләренә кайтып, аларның исеменнән корбанлык үткәрделәр. Корбан ашын беркем дә тәмләми калмасын дип, калган ашларны машинага төяп, Сабирә 33-2Тимербулат кызы белән Ишмөхәммәт Хәсим улы мәҗлескә килә алмаган өлкән яшьтәге әби-бабайларга, авырып ятканнарга, күп балалы гаиләләргә, ятим балаларга, яңа гына бала тапкан яшь хатыннарга таратып чыктылар.

Дини бәйрәмнәрдә һәрвакыт мәчеткә булышучылар: Маһидә Азизулла кызы, Зәйнәп Галимҗан кызы, Тимербикә Рәкыйп кызы, Гөлчәрә Әхмәдулла кызы.

Туган-кардәшләр, дус-ишләр, туганнарым, белән очрашып, сөйләшеп, бергә-бергә аралашып, дөнья тынычлыгы белән, Ходаем, шулай дуслыкта яшәргә язын.

Рәхилә УРАЗАЕВА, Төмән

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836