#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Июнь 2019
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 31 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Сала мәчетендә мәктәп

последние и лучшие новости искусства в мире

Сала авылы мәчетендә “Якшәмбе мәктәбе” эшли башлады. Шатлыгыбыз эчебезгә сыймый, кем уйлаган шушындый бәхеткә ирешербез дип! Беренче уку елын тәмамлаучылар: Сабирә Фәйзуллина, Әминә Кәримова, Гөлшат Бакиева, Ләйлә Абдразакова, Наҗия Хәмитова, Камәрия Ташбулатова, Маһинур Котлыбаева, Хәлилә Фәтхуллина, Гөлҗамал Рябикова. Авыл тарихында беренче мәртәбә кулларыбызга сертификатлар алдык, гарәп телендә Коръән укырга өйрәнә башладык. Бездән башка тагын 15 мәктәп укучысы да укып чыктылар.

Динле милләт көчле була, хәләл белән хәрамны аера. Аллаһы Тәгаләнең кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшик. Дин белемен алуыбызга Яңа Кәешкүлгә төшкән яшь килен Мәрьям Мәчитова-Ташбулатовага мең рәхмәтләребезне белдерәбез. Аңа Аллаһының хисапсыз шөкерләре яусын. Мәрьям үзе Төмән шәһәрендә динле гаиләдә туып-үскән. Дин белемен Татарстан Республикасының Әлмәт ислам мәдрәсәсендә ала. Алар гаиләдә 5 бала үсәләр. Зур абыйлары Марат Кырынкүл мәчетендә имам хатыйб, Фәрхәт абыйсы Яркәү мәчетенең имам мөхтәсибе. Иң кечкенә сеңелләре Азизә Әлмәт ислам мәдрәсәсенең 2 нче курсын тәмамлаган. Апасы Чулпан медицина училищесындабелем алган, шулай булса да 5 вакыт намазын үз вакытында башкарып тора.

Яңа Кәешкүл авылы мәчете яхшы эшләп килә, бер җомганы да калдырмыйча намазларга йөрибез. Рамазан аенда мәчетебездә ястү намазларын укыдык. Имамыбыз Ишмөхәммәт хәзрәт Аитов оста оештыручы, үз эшен белеп, урынына җиткереп алып бара, намазларны башкара, вәгазьләр сөйли, белемен арттырыр өчен курсларга йөри. Хәзер намазга яшьләр дә тартыла башладылар, җомганы көтеп алалар, башка көннәрне дә киләләр, мәчетебездә азан тавышлары яңгырап тора. Дини бәйрәмнәрне дә көтеп алып бердәм үткәрәбез. Һәрчак дини белемнәребезне арттырып, бер-беребезгә ярдәмләшеп, Аллаһы риза булырлык итеп яшәргә язсын. Аллаһы Тәгалә тоткан уразаларыбызны кабул итеп, гөнаһларыбызны гафу итсә иде.

Әминә КӘРИМОВА, Яркәү районы, Яңа Кәешкүл авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836