#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Салада очрашу бәйрәме

последние и лучшие новости искусства в мире

Яркәү районының ерак почмагында, матур табигать кочагында урнашкан Сала авылы мәчетендә февраль аенда дин әһелләре белән очрашу бәйрәме уздырылды.

Очрашуга Төмән шәһәреннән Фатыйх хәзрәт Гарифуллин, Әмир хәзрәт Балдин, ерак Ләчек авылыннан Алеевлар, Сөләймановлар, Күкрәнде авылыннан Гайсиннар, Рахимбакиевлар, Назыровлар, Юрмы, Әшле, Тархан авылларыннан да килгәннәр иде. 25 градус салкын, ачы җил булуга карамастан, килүчеләр саны бихисап булды.

Табында булган сый-хөрмәткә канәгатьлеген белдереп Фатыйх хәзрәт изге догалар укыды, Әмир хәзрәт вәгазь сөйләде. Тархан авылы мәчете имамы Вәгыйз хәзрәткә дә сүз бирелде. Килгән кунаклар һәм авылдашлар матур теләкләр теләп, әйтәсе сүзләрен әйтеп, сорауларга җаваплар бирелде.

Әмир хәзрәт белән Зәйнетдин Фәизов видеокамерага да төшерделәр.

Токмачлы ашлар ашап, милли ризыклар белән чәйләр эчтек, киләчәктә шундый очрашуларны ешрак үткәрергә теләкләр теләдек.

Бәйрәмне оештыручы Ишмөхәммәт хәзрәт Аитов - Сала мәчете имамы, ислам динен яхшылап үзләштерүдә армый-талмый эшли, җомга намазларын үткәрә, хөтбә укый, вәгазьләр сөйли, авылдашларны иманга тарта, яшьләргә дини гыйлем серләрен төшендерә. Бу юлы да өйлә намазы башкарылды, авылдашларның, кунакларның намаз укулары шатлыклы күренеш.

Очрашу бәйрәменең максаты: гореф-гадәтләрне ныгыту, милли традицияләрне торгызу, яңарту, күрше татар авылларының дуслыкта-татулыкта, тигезлектә туганлашып яшәүне тәрбияләү иде.

Изге эшләребез хәерле булсын. Матур итеп үткән очрашулар һәрберебезнең күңелендә якты истәлек булып калыр, бу очрашулар соңгысы булмасын.

Бәйрәмне үткәрүдә бөтен авыл диярлек катнашты: кайсы акча, кайсы пешергән ризыклар, кемдер бакча җимешләре белән, кайсылары ашлар пешереп, өстәлләр корып, кемнәр савыт-саба юдылар.

Мәчет советы әгъзалары авылдашларга, булышучыларга зур рәхмәтләребезне белдерәбез.

Аралашып яшик! Бердәм булыйк! Бергә булыйк!

Әминә КӘРИМОВА, Яркәү районы, Сала авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836