Материалы

“Савап - барыбызга да кирәк”

последние и лучшие новости искусства в мире

30-3Зөлхиҗҗә аеның 10 нчы тәүлегендә, быел ул 20 нче июль көненә туры килеп, Җир шарының барлык мөселманнары көтеп алган Корбан бәйрәме башланды. Корбан гаете Ураза гаетеннән аермалы буларак, дүрт көн дәвам итә. Зөлхиҗҗә аеның 11-13 көннәре Әт-Тәшрик көннәре дип атала. Бу вакытта Мәккәдә хаҗ кылучылар хаҗ йолаларын тәмамлый (Мина үзәнлегендә ташлар ыргыта), ә калган мөселманнар мөмкин кадәр күбрәк изге гамәлләр кылырга тырыша. Шундый гамәлләр арасында зиратка барып, әрвахларга багышлап дога кылу гадәте дә бар.

Мәсәлән, Корбан гаетенә бер көн кала, 19 июль - Гарәфә көнендә Төмән шәһәренең Кугавыл (Матмасс) мәчете имамы Руслан хәзрәт Садретдиновны Яңавыл (Парфеново) зиратына чакырып, шунда ятучы мәрхүм-мәрхүмәләрнең рухларына багышлап, Коръән сурәләре укыдылар, күмәк дога кылдылар. Икенче көнне Руслан хәзрәт авылдашлары белән Кугавыл зиратына барып, Коръән укып кайтты. Аннары Кырынкүл авылы халкы белән бергә зират тирәсен чистарту эшендә катнашты.

- Узган ел, коронавирус чире таралу сәбәпле, традициягә кергән бу изге гамәлне башкара алмаган булсак, быел Аллаһы Тәгалә ризалыгы белән үтәдек, халык бик канәгать булып, рәхмәтләрен җиткерделәр. Мәрхүмнәрне без онытмаска тиеш. Ата-аналарыбыз, туганнарыбызны истә тотарга тиешбез, шулай без үзебезнең кем икәнлегебезне, нәселебезне беләбез. Билгеле булганча, хатасыз, гөнаһсыз, кимчелексез кеше булалмый. Шулай ук мәрхүм булган якыннарыбызның нәзер әйткән сүзләре, алган бурычлары булып, балалары шул сүзләрне тормышка ашырса, бурычларын түләсә, болар мәрхүмнәрнең өстеннән төшәчәк. Аларның гөнаһлары балаларына тәэсир итмәсен өчен, Аллаһтан алар өчен гафу сорарга кирәк. Форсаттан файдаланып, шуны да әйтергә кирәк: 2022 нче елда Салаир трактындагы мөселман зиратының территориясен тагын 6 гектарга зурайтыр өчен рөхсәт алдык, - дип сөйләп, Руслан хәзрәт дин кардәшләрен Корбан бәйрәме белән котлады.

Рәүфә КАНГАЗИНА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума