Материалы

Сокланырлык авыл, ләкин телебез югала

последние и лучшие новости искусства в мире

45-3Һичшиксез, Аллаһ һәм аның фәрештәләре Нәбигә (Мөхәммәд с.г.в.) салават әйтәләр. Шулай итеп, Аллаһы Тәгалә аңа рәхмәтләр һәм бәрәкәтләр яудыра, фәрештәләр исә аңа югары теләге белән дога кылып, шәрәф казана һәм аның зикере белән бәрәкәтләнәләр. И, иман китерүчеләр! Сез аңа салават әйтегез һәм «И, Нәби, сиңа сәлам булсын», - дип сәламләү белән сәлам бирегез.

Коръән тәфсире, (33:56).

Әүвәл әүвәлдән безнең себер якларында Рабигул Әүвәл - сөекле пәйгәмбәребезнең туган ае, көннәре вакыт әби-бабайлар, әти-әниләр җыелышып дини чаралар, мәҗлесләр үткәргәннәр. Ошбу зарури һәм әһәмиятле очрашулар, бигрәк тә атеизм чорында -  дәүләт тарафыннан дингә каршы көрәш алып барганда хак динебезнең асылларын саклап калуда зур этәргеч булып торган. Олы яшьтәге абый-апаларыбыз хәзер дә үткән вакыйгаларны сагынып искә алалар.

Әлһәмдүлилләһ! Онытылган, югалтылган дини йолалар әкренләп үз урыннарына кайтып килә һәм тәрбия ягыннан яшьләребез өчен ошбу күренешләр бик файдалы, эчтәлекле тәэсир калдыра.

14 октябрьдә Яркәү районы, Түре авылы мәчетендә Мәүлет аена багышланган онытылмаслык чара үткәрелде. Авыл мәчете имамы Зиннәтулла хәзрәт Хәлиуллин үзенең өстендәге җаваплы булган вазифаны бик тырышып, бөтен көчен, җанын биреп алып бара. Авыл халкы аның хезмәтенә зур бәя бирә һәм үзләренең рәхмәтләрен белдерәләр.

Ошбу истәлекле җыелышта алар белән күрешеп сөйләшеп тә алдым. Араларында мәктәпкә кермәгәннәр, башлангыч класслар һәм зурлар да булдылар. Авылда мәктәп булмавы сәбәпле, балаларны күрше Дубровное авылы мәктәбенә йөртәләр. Монда татар теле укытылмый, бик кызганыч. «Без Габдулла Тукайны белмибез», - дигән сүзләрне ишетеп, күзләремнән яшьләр атылып чыкты. Шулай булса да, шигырь юлларына басым ясадык, файдалы булды. Балаларның үз телләрен беләсе килә, тик ярдәм итүчеләр юк диярлек.

Түре авылының халкы бик тырышып көн күрүчеләр, урамнар буе барып, матур йортларны күреп шаккатасың - сокланырлык!

Фатыйх ГАРИФУЛЛИН, Төмән шәһәре

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума