#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Октябрь 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
25 26 27 28 29 30 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 31 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Сорау - җавап

последние и лучшие новости искусства в мире

- Аллаһы Тәгалә намаз укыган кешенең гомерен озайта, дигән гыйбарә бар. Бу дөресме?

- Аллаһы Тәгалә Кадер кичәсендә адәм балаларының тәкъдирен үзгәртә. Тәкъдир үзгәрүнең исә ике сәбәбе бар: дога һәм изге гамәл керә. Иншалла, әлеге гыйбадәтне үтәгән кешенең, әгәр ул гөнаһлардан сакланса, әти-әнисенә итагать итсә, туганнары белән араны өзмәсә, гомере озынаер. Ә инде әлеге шартларны үтәмәсә, гомере, киресенчә, кыскарырга да мөмкин.

- Зиратта кырык ел элек мәет күмелгән урынга янә кеше җирләргә ярыймы?

Ярый.

- Аракыдан үлгәннәр, үз-үзләренә кул салучылар була. Аларны мөселман зиратында башка үлекләр белән рәттән күмәргә ярыймы? Әллә аларны зиратның башка бер читенә күмәргә кирәкме?

- Әгәр дә кеше аракыдан үлә яисә үз-үзенә кул сала икән, аның җеназасын имамнар укырга тиеш түгелләр. Пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи үә сәлләм янына бер чакны үзен үзе үтергән мәетне алып килделәр. Әмма ул аңа җеназа намазы укымады.

Мөселман булса да, ахыргы гомерендә ул җенләнеп тә китәргә һәм үзенә кул салырга мөмкин. Шуңарга ул мәсьәлә буенча да фәтвә бирелгән. Мөселман булып яшәп тә, үзенә кул салган кешене беркем дә кәфер дип әйтә алмый. Мөхәммәд пәйгамбәр ул кешегә үзе җеназа намазы укымаса да, арагыздан берегез укысын, дип әйткән. Шулай булгач, имамнар укымый, ә мөселманнарның берсе укый, һәм андый кешеләрне гыйбрәт өчен зират читенә күмү хәерлерәк.

- Өйдә биш вакыт намазны башкарганда кайсысын һәм нинди тавыш белән укырга (фарыз, сөннәт)?

- Әгәр дә өйдә үзең генә укыйсың икән, ул вакытта бөтен намазларны да эчтән укырга рөхсәт ителә. Ләкин кычкырып укырга теләсәң, аның инде махсус намазлары бар – иртәнге намазның 2 рәкәгать фарызын, ахшамның 2 рәкәгать фарызын, ястү намазының 2 рәкәгать фарызын тыштан укыйсың, ягъни тавыш белән. Аннан соң төнлә нәфел, тәхәҗҗүд, тәравих намазларын кычкырып укый аласың. Сөннәтләр эчтән укыла. Тәравих намазларын җәмәгать белән укыйбыз, анда кычкырып укыла, һәм үзең генә укыганда да кычкырып укый аласың.

- Әгәр кешенең тәнендәге төкләре җиткән булса, аны үлгәч чистартырга ярыймы? Берәүләр ярамый, икенчеләре ярый, ди. Тырнакларны да шулай ук кисәргә ярыймы? Дөнья булгач, төрле мәет була.

- Әбү Хәнифә мәзһәбендә киселми. Тырнаклары буенча галимнәр ике фикердә. Берәүләре кисүне яхшы күрә, икенчеләре кисүне дөрескә санамый. Кеше вафат булганнан соң сөннәткә утыртылмый. Әгәр мәетнең берәр җәрәхәте бәйләнеп, ул пакь булса, салдырылмый, өстеннән мәсех кылына. Әгәр пычрак булса, салдырыла.

- Мәет белән кайчан хушлашырга? Юганчымы, югач та ярыймы?

- Кеше белән исән чагында хушлашу, бәхилләшү кирәк. Әгәр дә инде кем дә булса: “Мин күрмәгән идем, ерактан кайттым”, - дип хушлашырга тели икән, ул мәетне юганчы карап кала. Монда сүз фәкать карау турында гына бара, чөнки бәхиллеген алып булмый. Кайсыбер кешеләр шундый сорау бирәләр: “Юганнан соң карарга ярыймы?” Әбүбәкер Ситдыйк Пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи үә сәлләмне карады. Ягъни туганнары карый ала дигән сүз.

(“Юлдаш”).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836