Материалы

Сорау-җавап

последние и лучшие новости искусства в мире

- Әти-әни, туганнар никахка ризалык бирмәсә, нишләргә?

- Аңлатырга кирәк. Хәзер 60 процент яшь парлар аерылыша. Статистика буенча, беренче биш елда 90 процент гаиләләр аерылышкан төбәкләр бар. Бу коточкыч хәл, уйлап кына карагыз. Ярату белән генә эш бармый бит әле ул. Берләштерә торган факторлар булырга тиеш. Әгәр алар төрле милләт кешеләре икән, тормышта авырга туры килергә мөмкин. Бу аларны аера торган фактор - төрле милли традицияләр, гореф-гадәтләр... Әгәр бер милләттән булсалар, бу берләштерү факторы булып тора. Уйлап карагыз, әтисе кызын үстергән. Җил-яңгырдан саклаган. Ә бервакыт кызы телефоннан смс аша: “Әти мин кияүгә чыктым”, яисә “Әти мин бала көтәм”, - дисә, ни булыр?  Уйлап эш итәргә кирәк. Әти-әни белән утырып сөйләшергә кирәк.

- Мөселманнар булмаган регионнарда балаларга ничек дини тәрбия бирергә?

- Иң беренче чиратта, эшне үзеңнән башларга кирәк. Бала ул әти-әнисенең эш гамәлләрен күреп үсә. Балага дини белем бирәсең килсә, үзеңне беренче чиратта үзгәртү мөһим. Өч яшьлек баланы гына алыйк. Әтисенең намаз укыганын күрә икән, бала аны кабатлый башлый, ул эшләгәннәрне эшли. Бала күреп үсәргә тиеш. Кыз баланың әнисе яулык киеп йөри икән, ул да мин кайчан киярмен икән дип йөри. 

- Мөселманга партиягә керергә ярыймы?

- Партиягә кергән кеше билгеле бер идеологиягә, нормаларга буйсына. Мөселман кешесенә бу ярамый.

- Намазны кайларда укырга ярый? Баскыч басмасында намаз укырга ярыймы?

- Баскычка чиста әйбер җәеп укысаң, мөмкин. Намаз дөрес булып санала. Пычрак җиргә утырып укырга ярамый. Подъездда ни генә эшләмиләр. Мәктәптә укыган вакытта кышын берничә намазны берьюлы укырга туры килә иде. Без гадәти пакет алып, шуны кисеп куя идек. Тәнәфес вакытында тәһәрәт алып, дәрестә укытучыдан сорап китеп укый идек.

- Аллаһка ышанмаган татарга кияүгә чыксам, никах узган булып саналамы?

- Ул мөселман динендә икән, никах саналачак. Ләкин гаилә бәхетле булырмы? Гаиләне озакка саклап калу мөмкин булачакмы? Аллаһка ышанмый торган ир-атка чыгып, кыз бала үзен бәхетсез итмәсме? Бәхетле булыр дип уйламыйм.

- Намаз укыганда ни өчен авыз ачыла?

- Колакка шайтан өрә. Шайтан котырта.

- Татар яшьләренә нәрсә җитми? Татар телен ничек саклап була?

- Татар мохите җитми. Татарча аралашу, сөйләшү модада булырга тиеш. Кемдер, кызганыч, ояла. Аннан соң шундый проблема бар. Татарча әйбәт сөйләшүче кеше начар сөйләшкән кешене мыскыл итәргә тырыша. Хаталы сөйләшсә, ул аны «батырырга» тырыша. Татар мохитебезне булдыра алсак, «модно» булса, телебез үлмәс иде. Татар яшьләренә тел бик мөһим.

Чаралар уздырып торабыз. Җомга намазында вәгазъне татарча сөйләргә килешендек. “Без татар” дип аталган курслар уздырабыз. Татар телен саклау өчен өч әйбер кирәк. Ул - дин, гореф-гадәт, милли кием. Аларның берсе генә булмаса, динне саклап калу авыр.

- Мәрҗәни дәрәҗәсендәге галимнәр бармы?

- Әлегә юк. Ләкин булачак. Татар халкы бик күп афәтләр күргән халык. Түбәнгә төшсә дә, кире аякка баса алган. Бездән бик күп галимнәр чыккан. Татар яшьләрендә андый потенциал бар.

Сораулар һәм Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җаваплары “Интертат” сайтыннан алынды.

* * *

- Бер дини китапта: “Чите кителгән чынаякларны кулланмаска кирәк”, – дип әйтелгән, ә ни сәбәпле икәне аңлатылмаган. Әйберне исраф кылмыйм дип, андый савытлардан файдаланам. Ә ни өчен ярамый икән?

“Өмет” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт ЯСӘВИЕВ:

– Сизелер-сизелмәс кенә чатнаган яки кителгән савытта, азык калдыклары калып, зарарлы бактерияләр, төрле микроблар җыела. Алар савытның ватылган, чатнаган урыннарында озак саклана һәм вакыт үтү белән үрчи. Бу хакта Пәйгамбәребез (с.г.в.) нең: “Аллаһның илчесе (с.г.в.) ватылган савыттан эчүне һәм эчемлеккә өрүне тыйды”, – дигән хәдисе дә бар. Ашханәләрдә дә чатнаган, кырыйлары кителгән савыт-саба куллану рөхсәт ителми. Ислам дине кешенең иминлеген, саулыгын саклауга юнәлтелгән. Мәсьәләнең икенче ягы да бар: кайнар ризык салганда чатнаган савыт ярылып китәргә яки китек тәлинкәдән аш түгелергә мөмкин, шул сәбәпле пешү куркынычы да бар. Шуңа ватык, китек савытларны кулланмаска кирәк.

* * *

- Миграҗ кичәсе турында ни беләсез?

- Миграҗ – ул пәйгамбәребезнең Аллаһның рәхмәте белән күккә ашуы. Күкләрдә ул аңа тикле яшәгән төрле пәйгамбәрләрне очрата, Миграҗ кичәсендә аңа Раббыбыз Аллаһ тарафыннан биш вакыт намаз фарыз ителә, вә Сыер сүрәсенең соңгы аятләре иңә.

- Тарихта беренче мәчетне кайда төзеделәр? Кем аны төзеде?

- Беренче мәчет Мәдинә шәһәре янында төзелде, аның исеме Куба мәчете. Ул мәчетне төзүдә Пәйгамбәребез үзе һәм аның кирам-сәхабәләре катнашты.

Интернеттан.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума