Материалы

Төмән хаҗилары белән очрашу

последние и лучшие новости искусства в мире

36-228 августта Төмән татар мәдәният үзәгендә быелгы Хаҗда катнашкан өлкәбездән киткән хаҗи һәм хаҗияләр белән очрашу булды. Анда өлкә мөселман дини идарәсе җитәкчесе мөфти Зиннәт хәзрәт Садыйков, Ислам мәгърифәт үзәге директоры Искәндәр хәзрәт Юсупов һәм идарәнең башка вәкилләре, алдагы елларда Хаҗга баручылар катнаштылар. Соңгы елларда Согуд Гарәбстанына китүчеләрне зурлап озату һәм каршы алу матур гадәткә әйләнде.

Очрашуда күпләр бу изге сәфәрдән алган кичерешләре белән уртаклаштылар, киңәшләрен бирделәр. Барысы да өлкән яшьтәге кешеләргә матди ярдәм иткән өлкә хөкүмәтенә, мөселман идарәсе хезмәткәрләренә, төркемнең җитәкчесе – Яркәү районы имам-мөхтәсибе Фәрхәд хәзрәт Мәҗитовка чиксез рәхмәтләрен җиткерделәр.

Зиннәт хәзрәт: “Кылган Хаҗларны Аллаһы Тәгалә кабул итсен, һәркайсыбызга анда бару бәхете эләксен, Аллаһы Тәгалә һәркайсыбызны зәкят бирерлек мөмкинлеккә ия итсен, - дип теләде. – Ел саен 40-50 кеше бару теләген белдереп гариза яза, хөкүмәт ярдәме белән 10-15 кеше генә изге җирләрне күрү бәхетенә ирешә. Исән-сау авыр, катлаулы сәфәрдән кайткан якташларыбыз өчен чиксез куандык. Ел да алар Хаҗда вакытта кайгырып, борчылып тора идек. Быел бик уңайлы булды: аларның кайда йөргәннәрен интернет аша гына күзәттек”, - диде ул.

Хаҗдан кайтучылар төркем җитәкчеләренең сабыр, белемле, төрле телләрне яхшы белүе, әле барган илнең законнарын, тәртипләрен дә аңлавы аларга күп җиңеллек китерүен әйтеп үттеләр. Тагын да алдагы елларда барырга әзерләнүчеләргә рухи яктан гына түгел, физик әзерлек турында да онытмаска киңәш бирделәр, гарәп телен азмы-күпме үзләштерү дә зур файда булачагын ассызыкладылар. “Хаҗга барып кайту безнең алдыбызда зур бурыч куйды: без кая гына йөрсәк тә, ислам динебезне зурлау, үстерү, тарату турында онытмаска тиешбез”. “Чын күңелдән барырга теләүчеләргә Аллаһы Тәгалә үзе юл күрсәтә, ярдәм итә ул”. “Шәех белән очраштык. Ул безнең белән аралашуга бик шатланды. Бүләкләр таратты. Аны да ерак Себеребезгә кунакка чакырдык”. “Анда кем янына гына “Әссәламегаләйкем!” дип килмә, сине якын туганы шикелле каршы ала, күрешә, мәчеттә торып урын бирәләр. Бу сүзнең шулкадәр зур тәэсир итү көченә һәм үземне бөек ислам диненең бер вәкиле булуыма горурланып, сокланып кайттым”.

Һәркемгә Мәккәдә үскән хөрмә җимешен һәм зәм-зәм суын тараттылар. Мондый очрашуларны күбрәк кеше катнашында үткәрергә дигән тәкъдимнәр дә булды.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума