Һәр кичне “Табәрәк” сүрәсен укысаң, кабер газабыннан имин буласың.
Бер юлчы арып-талып каберлек өстендә йокыга тала. Йокыга гына китә, җир астыннан “Табәрәк” сүрәсе ишетелә. Икенче көнне бу юлчы Пәйгамбәребездән (с.г.в.) сорый: “Кабердән сүрә яңгырап торды”, - ди. Пәйгамбәребез (с.г.в.) “Бу кеше үз гомерендә бик күп “Табәрәк” сүрәсе укыган. “Табәрәк” сүрәсе аны газаптан коткарып тора”, - ди.
“Уф” сүзе гарәпчәдән “туйдырдың” дип тәрҗемә ителә. “Уф” дип әйтү бик зур гөнаһ. “Уф” диясең килсә, һичьюгы “Әй” дип куй.
(“Акчарлак”).