Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Табынны япмау гөнаһ түгел

последние и лучшие новости искусства в мире

Тубыл шәһәрендә бер Коръән ашына барып кергәндә, матур-матур ялтыравыклы күлмәкләр кигән әбиләр җыела башлаганнар иде инде. Табын әзер, өеп-өеп бавырсаклар белән бизәлгән, әмма аш-су ябылмыйча, ачык торуын ошатмыйча, бер хатын кисәтү ясады.

Аңа икенче бер хатын-кыз: “Юк, табындагы аш-сулар ябылырга тиеш түгел. Сабанак авылы мәчетенең элекке имамы Рәхимҗан хәзрәт бу турыда болай диде: “Табындагы аш-суга мулла укыган Коръән сүрәләре сеңсен өчен табынны ачык тотарга кирәк”. Кулына өстәлне ябарга ашъяулык алган хуҗабикә, шул хатыннарның әле берсенә, әле икенчесенә карап торгач, ярар япмыйк, дигән уртак фикергә килделәр.

Төмәндә 45 ел яшәп, бервакытта да ачык торган Коръән табыннарын очратканым булмады һәм шушы мәҗлестә дә аштан соң муллалардан шул сорауга җавап бирүләрен үтенеп сорадылар. Җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтәләр буенча өлкә мөселман диния нәзарәте рәисенең урынбасары Динар хәзрәт Нафиков башта Коръән сүрәләрен күңелләрне тетрәндерерлек итеп бик куәтле укыды, аннары шундый аңлаешлы, көндәлектә иң кирәкле темаларга кагылышлы вәгазьләр сөйләде. Кунаклар мулла авызына керерлек булып, шуның хәтле диккать белән тыңладылар. Динар хәзрәт Коръән сүрәләрен һәркемнең дә күңелләрен җәлеп итәрлек бик оста укый, ә татар телендә шундый матур итеп сөйли. Табыннарның ябылу-ябылмавы турында Динар хәзрәт болай дип җавап кайтарды.

- Пәйгамбәребез хәдисләрендә, Коръән сүрәләрендә табыннарны ябу-япмау турында әйтелмәгән. Бу татар халкының ата-бабаларыбыздан килгән гореф-гадәтләре. Табын ачык торса, чыннан да аш-суга укылган Коръән сүрәләренең тәэсире сеңә. Борын-борыннан суларны өшкергәннәр, аш өстәленнән тоз алып кабып куйганнар. Икенчедән, табынның ябык булуы санитария ягыннан каралган. Мәсәлән, каршыңда утырган кешенең я йөткереп, я төчкереп җибәрүе мөмкин. Монда инде инфекциянең һәркемгә эләгүе ихтимал. Өченчедән, тәм-томнарны ике-өч сәгать алдан кисеп, табынны әзерләп куябыз. Камыр ашлары кибеп китмәсен өчен, пөхтәләп чиста ашъяулыклар белән ябып куйсаң хәерлерәк. Монда япсаң да, япмасаң да гөнаһлы эш түгел, һәркемнең үз ихтыяры.

Менә шулай дини мәҗлесләрдә төрле сораулар, бәхәсләр туа, әмма шул сорауларга җавап бирерлек бүгенге көндә укымышлы муллаларыбызның булуы куандыра.

Наилә САФИУЛЛИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836