#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2019
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Тагын бер кат гайбәтчеләргә

последние и лучшие новости искусства в мире

Гайбәт сөйләү, нахакка кеше рәнҗетүләр турында язуыбызны әбиләребез үтенеп сорыйлар. Әдәпле, акыллы кешеләрдә бу начар гадәтләр болай да сирәк очрый. Бәлки, игътибар иткәнегез дә бардыр, мәчет тирәләрендә яисә берәр мәҗлескә җыелганда, күмәк сөйләшүләр арасында берәрсе гайбәткә кереп китсә, дини әбиләребез шундук сөйләшүдән шып туктыйлар, яисә шул кешегә кисәтү ясыйлар.

Ислам динендә гайбәт иң бозык, иң вәхши, иң авыр гөнаһы булып санала. Кызганычка каршы, гайбәт сөйләү бүгенге көндә шундый киң таралган. Гайбәт – калеб авыруы, диләр. Ләкин чир сәбәпсез барлыкка килми. Һәр адәм баласы үзен башкалардан яхшырак, биегрәк итеп күрсәтергә тели. Башка кешенең бозык, хәерсез ягы турында ишеткәндә, адәм баласының күңелендә үзен өстенрәк күрү хисе барлыкка килә.

Үзен ул гайбәткә кергән кешедән хәерлерәк, яхшырак, акыллырак, дип хис итә башлый. Кеше турында гайбәт сөйләү яисә икенче кешедән ишетү – авыру кешегә ләззәт бирә икән, димәк, сезнең иманыгызда калебегез төзек түгел. Намазга бастым дип кенә адәм баласының калебе төзәлми. Аның өчен һәркөнне үзең өстендә эшләргә, калебеңне сафландырырга, чистартырга, иманны ныгытырга кирәк. Иманның үсү һәм кимү сыйфаты бар. Әгәр дә аны үстерүдән һәм ныгытудан туктыйсың икән, ул кими башлар. Ул бер сәгатьтә өскә күтәрелергә, икенче сәгатьтә аска төшәргә мөмкин. Изге гамәл белән ул күтәрелер, бозык гамәл белән ул төшәр. Гайбәтнең төрлеләре бар. Әйтик, кешегә җисем, тән, бәдән бирелгән. Аллаһы Тәгалә һәр адәм баласын үзенең тәкъдире белән яраткан. Беркемнең дә Аллаһы Тәгалә биргән җисемне мәсхәрәләргә хакы юк. Әгәр без бер кеше хакында ул аксак, чукрак, сукыр, кылый дип сөйлибез икән, аның Аллаһы биргән кыяфәтен мыскыл иткән булабыз һәм бу – олы гайбәт. Шулай ук кешенең нәселен һәм холкын да яманларга ярамый.

Халык телендә шундый сүзләр йөри, әлбәттә, ул хәдисләрдән алынмаган. Әмма, минемчә, гайбәт турында халык аңына җиткерү юлларының иң ачыгы, иң турысыдыр. Кем белә, ислам динендәге галимнәребез, Коръәннән, хәдисләрдән чыгып, үзләре нәтиҗә ясап чыгарган фикерләрдер, бәлки.

Ике күрше хатын яшәгәннәр. Берсе дин юлында, икенчесе азгынлык юлында. Дин юлындагысы теге күршесенең гел гайбәтен саткан. Болар берзаманны фанидан бакыйга күчкәч, теге дини әбинең гөнаһлары күршесенә караганда күбрәк булып чыккан. «Ни өчен?» - дигәннәр. Чөнки ул күршесенең гайбәтен сөйләгән саен, аның гөнаһлары дини әбигә күчә барган. Бу инде гыйбрәт өчен, әмма төп асыллары кеше гайбәтен сөйләргә ярамаганлыкны аңлата. Мәсәлән, берәүләр бары-югы көчен туплап, Аллаһы Тәгалә йортын төзергә тотыналар. Мәчет төзү иң авыр, әмма иң саваплы эш. Кеше үлгәннән соң да, мәчет күпме еллар эшли, шуның хәтле аны төзүчеләргә савап бара. Шуңа күрә мәчет төзүчеләрнең гайбәтен чәйнәүчеләр, Аллаһы Тәгалә үзе сакласын, теге дөньяга мәңге кичерелмәслек гөнаһ белән баралар. Гайбәтчеләр бу дөньяда бүтән сөйләмәскә тәүбә итеп, мәчет төзегәннәрдән гафу үтенеп, төзелештә үзләреннән өлеш кертеп яисә гыйбадәт йортын төзүдә ярдәм итсәләр генә хаталарын җуеп булыр иде.

Бу дөньяда ясаган гөнаһларыбызга тәүбә итеп, Аллаһыдан кичерүен сорасак, гөнаһлар кичерелер дигән өметебез бар.

Хәтта гайбәтне тыңлау да аны сөйләгән дәрәҗәдә хәрәм һәм олы гөнаһ. Шуның өчен мәҗлес, утырышта гайбәт сүзгә юлыксагыз, ягъни арада берәрсе берәр кеше хакында сүз әйтсә, Пәйгамбәребез Мөхәммәтнең (с.г.в.) хәдисенә таянып, сез бу гайбәтне туктатырга, ягъни “бу сүзегез гайбәт, Аллаһы Тәгалә тыйган гамәл, әйдәгез, мондый сүздән китеп, хәерле әңгәмә корыйк, дияргә бурычлыбыз. Гайбәтне туктату иманның иң куәтлеседер. Әгәр дә туктату мөмкин түгел икән, шул чакта мәҗлестән китү хәерлерәк. Киткәндә әрләшеп, тавыш куптарып түгел, гайбәт сөйләүче кешеләрнең күңелләренә Аллаһы Тәгаләнең сәламен, игелек, хидәяткә басуларын теләп китәргә кирәк. Әгәр дә без сөйләгән гайбәт ялган булса, без икенче зур гөнаһка дучар булабыз. Чөнки, шул кешене нахакка рәнҗетәбез, аның күңеле әрни, шул кешенең күз яшьләре әле дөньялыкта авыр чир яисә бәла-каза, авыр кайгылар булып үзебезгә кайтуы ихтимал. Шуның өчен телебезгә хуҗа булып, кеше чәйнәп йөрүдән туктыйк. Кеше рәнҗетүдән сакланыйк. Булмаганны булды, дип сөйләсәң, буһтан хөкеме алырсыз”, - ди. Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә гайбәтне вәхши бер сыйфат итеп бирә. Ул “Хуҗурат” сүрәсендә: “Гайбәт сөйләү туган абыеңның итен мәет хәлендә ашау кебектер”, - ди. Ни өчен Аллаһы Тәгалә шушындый мисал китереп, гайбәтне мәетнең итен ашау белән сыйфатлады икән? Хикмәт шунда ки: мәет үзенең итен ашаганны сизми, авырту тоймый, чөнки аның җаны тәнен калдырып киткән була. Шуның кебек өченче зат та үзе турында гайбәт сөйләгәнне ишетми, сизми. Ләкин мәет итен ашау вәхши, хәрәм гамәл булган кебек, гайбәт сөйләү дә әшәке һәм гөнаһлы эш.

Наилә САФИУЛЛИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836