#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Талымханда

последние и лучшие новости искусства в мире

30-3Төмән районы, Талымхан авылында 9 июль көнне һәр мөселман кешесе түземсезлек белән көтеп алган Корбан бәйрәме үтте.

Июнь аенда курслар вакытында Мактау хаты белән бүләкләнгән мәчетебезнең имам-хатыйбы Данил хәзрәт Низямов бәйрәм үтәчәк көнне билгеләгәч, авылдашларыбыз атна буена садакалар җибәрде.

Мәчет курасында табын әзерләүче Мөслимә апа Сагутдинова бирегә сәгать җидедә килгән. «Җиденче яртыда азан тавышын ишетчәк, тәрәзәләрне ачтым, туп-туры монда йөгердем», - диде ул.

Дин әһелләре, килгән кунаклар, мөселман авылдашларыбыз бәйрәм намазына кереп киткәндә, ике казан корбан ашы пешеп тә килә иде.

Ветераннар советы рәисе Самад Мәхмүтов иртән килеп учаклар якты. Аш пешерергә, өстәл әзерләргә Данил хәзрәтнең әнисе Гөлсинә Камил кызы, аның апасы Гөлшат, мәктәп укытучылары, тәрбиячеләр, китапханәче Рауза Азанова һәм тагын бик күп хатын-кызлар килделәр. Бәйрәм өстәле бәлешләр, бавырсаклар, коймаклар белән тулды.

Корбан бәйрәменә Талымхан авылы егете, өлкә диния нәзарәте рәисе мөфти Зиннәт хәзрәт Садыйков үзе килгән. Бәйрәм намазыннан соң ул бөтен мөселманнарны, авылдашларын изге Корбан бәйрәме белән котлады, матур сүзләр, яхшы теләкләр теләде. Ул авылдашларын дин юлына басарга, Аллаһы Тәгаләгә хезмәт итәргә, мәрхәмәтлелек гамәлләрен эшләргә чакырды.

Изге бәйрәмебез һәр кешене саранлыктан, байлыкка сокланудан сакласын, дуслык-татулык, ятимнәргә, мохтаҗларга карата ярдәмчел булырга өйрәтсен.

Рәйсә РӘХИМОВА, Төмән районы, Талымхан авылы

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836