#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Август 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
31 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 31 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Талмы мәчете

последние и лучшие новости искусства в мире

31-6Талмы мәчетенең тарихы

Төмән районы, Талмы авылында бай тарихлы мәчет. Еллар шаукымына карамастан, ул үзенең нигезен, стеналарын саклап кала алган. Ниләр күргәнен, нинди язмышка дучар булганын сөйләргә аның теле генә юк. Алай да әз-мәз булса да, мәчет язмышын бәян итәрлек авылда олы кешеләр бар әле. Аларның әйтүе буенча, үз нигезендә нык басып торучы әлеге мәчет 1870 елда төзелгән. Давыллы елларда, мәчетләрне тар-мар итү башлангач, Талмы мәчете дә читтә калмый. Аның манарасын да кисәргә килеп җитәләр. Нигәдер шул кешеләр бу кара эшне үзләре эшләмичә, авылда яшәүче халыкны мәҗбүр иткәннәр.

Талмыга Холодов дигән түрә килә һәм Тилембай Сәйфуллинның кулына манараны кисәргә пычкы тоттыра. Яшь булса да, бу гөнаһлы эшкә кулы күтәрелмәячәген аңлап, Т.Сәйфуллин хәйлә кора. Бер кулы белән эчен тотып, икенчесе белән чалбарын төшерә башлап бәдрәфкә чаба. Аны көтеп ала алмыйча Холодов үзе берничә кеше белән манараны кисеп төшерә. Манара гөрселдәп җиргә ава. Җир селкенеп, көн караңгыланып киткәндәй була. Аллаһ йортына кул салу Аллаһы Тәгаләнең үзенә каршы чыгу белән бер була. Ярты ел үтми, Холодов һәм калганнар да төрле фаҗигале үлем белән дөньядан китәләр. Ә Тилембай бабай бүгенге көндә исән-сау. 89 яшьлек бабай велосипедта чаптыра әле. Мәчеткә, зиратка барып кайта. Заманасында властька каршы чыгып, кулына пычкы алмавы өчен Аллаһы Тәгалә үзенә гомер бүләк иткән.

Талмы мәчетенең манарасы киселгәч, анда күп еллар башлангыч мәктәп эшләп килә. Аннан соң, мәчеткә манара куеп, ул яңадан иман тарата.

Мәчетнең бүгенге көне

Талмы авылында биек манарада ай балкый. Әлбәттә, үз гомерендә бу мәчетнең нигезе һәм бүрәнә стеналары гына исән калган, әмма еллар дәвамында ул нык үзгәргән, иң асыл мәчетләр рәтенә кергән.

“Бер урында селкенмичә яткан таш астына су керми”, - диләр. Талмы авылында туып-үскән Биктимировлар - абыйлы-энеле Мансур белән Хәмзә Колчак уллары бу эшкә җитди тотынмасалар, мәчет тә үзгәрмәячәк иде. Хәмзә Колчак улының, Төмән районы татар милли-мәдәни автономиясе рәисе булып эшләгәндә, акча табу мөмкинлекләре була. Ул Төмән районының 11 мәчетенә ремонтка акча юнәтә. Шулай ук Талмы мәчетенә дә. Аның абыйсы Мансур абый, мәчет имамы буларак, шул акчага 2011 елда ремонт эшләрен башлап җибәрә. Пластик тәрәзәләр куела, җылыткычлар кертелә, эчке косметик ремонт ясала, электр чыбыклары алыштырыла, иске мәчеткә кушылган янкорма яңартыла һәм нигезне дә ныгыталар. Шушы барлык эшләрне оста куллы Әгъзам Нургали улы Кармушев башкарып чыга.

2016 елны Төмән өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие Зиннәт хәзрәт Садыйков, Хәмзә Колчак улы инициативасы буенча, мәчеткә акча юнәтеп, тагын бер янкорма, тәһарәтханә төзелә.

Авыл үсә, йортлар биегәя, мәчетнең элекке манарасы күренми башлый. Манараны 7,5 метрга биегәйтәләр, аңа халыктан акча җыеп, тутыкмый торган тимердән яңа ай куялар. Илдар хәзрәт Зиганшин һәм Зиннәт хәзрәт Садыйков ярдәмендә эшләнә. Озакламый Мансур хәзрәт мәчет тирәсен читәнләү эшләрен башлау өчен, авыл халкыннан тагын акча җыеп, Тимербай Алеевны яллый. Тимерләрне бөгеп-бизәкләп мәчет тирәсен берүзе корып чыга. Шулай ук ишек алдына плитәләр дә җәелә. Бүгенге көндә мәчет бик матур, бар яктан да җитеш, чиста-пөхтә һәм олылар бик теләп көн дә мәчеткә йөриләр. Без барганда анда 89 яшьлек Т.Сәйфуллин, Мөхтәсим Юсупов (85 яшь), Рафаэль Авазов (67 яшь), Рәхим Бузаев (89 яшь), Чәлилә Сәгыйтуллина (78 яшь) иделәр. Чәлилә Уразмөхәммәт кызы мәчеттә казначей булып эшли. Аның һәрбер тиенне урынына куеп эшләве авылдашларын куандыра һәм намуслы, җаваплы әбине хөрмәтлиләр.

М.Биктимиров ун елга якын мәчет имамы буларак, халык хөрмәтен яулаган һәм тиктормас бабай көн саен мәчет-зират урамнарын урап кайта. Инде эшләнәсе эшләнгән, барысы да тәртиптә, әмма Мансур бабай күңелендә тынычлык тапмый. «Тагын ниләр эшлисе бар?» – дип, баш вата. Үзеннән соң каласы кеше – яшь имамны да өйрәтәләр.

Авыл зираты да тәртиптә

Талмы зираты да чиста һәм читәнләп алынган. Бу эшне дә Мансур абый белән Хәмзә абый Биктимировлар үз өсләренә алалар һәм Талмы халкы белән моны башкарып чыгалар.

2014нче елда зиратны читәнләүгә тотыналар. Өстәмә территория белән 1 чакрым да 104 метр җир тотып алына. Ул бит әле челтәрле тимер белән. Зиратның авылга карап торган ягын Мансур абый авыл халкы белән яисә алардан акча җыеп, икенче ягын Хәмзә Колчак улы үзенең спонсорларыннан акча җыеп һәм калган ягы район хакимияте башлыгы В.Н.Гультяев ярдәме белән эшләнә. Бер чакрымнан артык территорияне бөгеп-челтәрләп оста куллы Тимербай Алеев берүзе ясап чыга.

Зират капкасыннан керүгә ритуаль йорт тора. Ул да Хәмзә Биктимиров инициативасы белән эшләнгән. Янәшәдәге Шыкча авылында да шулай ук төзелгән. Тик анда ут кертелмәү сәбәпле, ритуаль йорт эшләми. Бу йортларны, авыл халкыннан акча җыеп, Гыйлемдар Корбангали улы Замалетдинов үзенең дуслары белән эшләп чыкты. Талмы зиратының ритуаль йортында шәһәрдән китергән 4 мәетне юып-кәфенләп җирләгәннәр. Элек шәһәрдән килгән мәетләрне юу-кәфенләү кемнеңдер өендә эшләнгән. Хәзер бу проблема хәл ителгән. 31-5Зиратның каравылчысы Анзар Әнвәр улы Ибраһимов бүгенге көндә алыштыргысыз кеше. Аннан башка мәетне җирләү мәсьәләсе хәл ителә алмый. Ритуаль йортның мичен салкын көннәрдә яга, су җылыта, башкару өчен кирәкле әйберләрне әзерли, кабер казу өчен җир күрсәтә.

Кая гына карама, нинди генә эшкә тотынма, халыктан акча җыелган. Һәрбер елны өмә ясап, алар зиратны чистартып торалар, бер генә көн түгел, ә ике көн ниндидер сәбәп белән бүген чыга алмаса, икенче көнне һәрхәлдә ул кеше чыгып чистарта. Мондый дус-тату халык белән, әлбәттә, күп эшләр эшләп була. Бүгенге көндә Талмы мәчете һәм зираты бар яктан да тәртиптә.

Наилә САФИУЛЛИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836