#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Танылган мөселман димчесе - төмәндә

последние и лучшие новости искусства в мире

10-3Өлкәнең үзәкләшкән мөселман диния нәзарәте һәм милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты оештыруында Төмән шәһәренең “Прометей” кунакханәсе конференцияләр залында “Исламда хатын-кыз роле” дигән темага семинар үтте. Чара Коръән сүзләре белән башланып китте. Җыелып килгән төрле милләт мөселман хатын-кызларын идарә рәисе имам-ахун Зиннәт Садыйков, Россиянең Үзәк мөселман дини идарәсенең Төмән өлкәсе имам-мөхтәсибе Илдар хәзрәт Зиганшин, милләтләр эшләре буенча өлкә комитетының дини оешмалар белән эшләүче бүлек җитәкчесе Александр Шевелев, ТОГИРРО ректоры Ольга Ройтблат сәламләп, уңышлы эшләр теләделәр.

Аннары сүз семинарны алып баручы – Уфа кунагы, «Аиша» журналының баш редакторы һәм танылган мөселман димчесе Гөлбикә Хайрльваринага бирелде. Ул башта үзе, гаиләсе белән таныштырды, кыскача басманың һәм махсус никах агентлыгының эше, уңышлары турында сөйләп үтте.

Мәгълүм булганча, “Аиша” - мөселман хатын-кызлары журналы. Ул хәзерге тормышта хатын-кызның һәрьяклы үсешенә багышлана. Биредә бүлекләр һәм сәхифәләр хатын-кызлар сәламәтлеге, психологиясе, мода, матурлык һәм гаилә проблемаларына игътибар итә. Шулай ук мөселман булмаган хатын-кызлар да журналда ир белән хатын кыз мөнәсәбәтләренә кагылган сорауларга, баланы ничек дөрес тәрбияләргә, хатын-кызның тормыштагы роле турындагы сорауларга җавап табалар. Журналда басылып чыгучы мәгълүматлар күпкырлы, саф мәгънәле булулары белән укучыларны кызыксындыралар, чөнки авторлар үзләренең мәкаләләрендә мисалларны тормыштан алып язалар. 3000 тиражлы журнал 3 айга бер мәртәбә чыга. Шушы 3 ел эчендә Гөлбикә Рамил кызы гаилә консультанты буларак, 100дән артык гаиләне аерылышудан саклап калган. Ул әле үзенең никах агентлыгын булдырып, 90 парны табыштырган. Моннан башка ул хатын-кызларның психологиясен, ир-атлар белән мөнәсәбәтләрне тирәнтен аңлар өчен актив рәвештә тренинглар оештыручы да. Гөлбикә ханым тормыш иптәше белән 17 ел гомер итеп, бер кыз тәрбиялиләр. Ислам диненә килүе турында ул: “Минем карт әтием Насыйбулла Латыйпов авыл мулласы була. Аның 9 баласы арасында Зәйтүнә әбием минем күңелемне дингә тартып үстерә. 5 сыйныфта үзлегемнән намаз укырга өйрәндем. Әмма бар халәтем белән дингә кызым туганнан соң бирелдем”, - дип әйтә. Ике көнгә сузылган семинарда Гөлбикә ханым яшь кызлар, ханымнар өчен бик күп нәсыйхәтләр бирде, тормыш итү серләре белән бүлеште. Гөлбикә ханымнын сүзләренә караганда, хатын-кызлар бүгенге көндә үзләренең төп бурычлары турында онытыбрак җибәрделәр. “Хатын-кыз - ире өчен бәхет чыганагы. Ул үзе бәхетле булганда гына ирен һәм балаларын бәхетле итә ала. Без яхшы уйлар белән яхшы якка үзгәрергә тиешбез. Сөекле хатын булырга тырышу – сөннәт ул. Иребезне тынычландыра алу – ул безнең язмышыбыз, тәкъдиребез, шунда Ходаемның олы рәхмәтедер. Ирегезгә җәннәтем дип карагыз, шул очракта аңа карата начар, дорфа булмассыз... Бүгенге алган белемнәрегез иң мөкатдәс максатыбыз – оҗмах ишекләрен ачарга ярдәм итсен иде. Ә иребез – ул безнең оҗмахыбыз, шуны онытмагыз», — дип киңәш итте танылган димче. Гөлбикә ханым белән аерым сөйләшеп, аның белән киңәшүче, эч серләре белән бүлешүчеләр дә табылды. Әлеге очрашудан рухи азык алган Төмән хатын-кызлары гаилә тормышы өчен бай тәҗрибә тупладылар. Киләчәктә дә күрешеп, үзара аралашып яшәргә сүз куештылар. Саубуллашу вакыты җиткәч, Гөлбикә ханым: “Төмәндә, шундый ягымлы, гүзәл ханымнар янында ял көннәрен бик уңышлы, нәтиҗәле үткәрдем. Бу очрашуны мин Аллаһы Тәгаләмнең зур бүләге дип кабул итәм. Семинарны оештыруда зур көч куйганнарга һәм эшләр өчен бар уңайлыклар тудырган Әлфия Зиһаншинага чиксез рәхмәтемне белдерәм. Бүгеннән Төмән шәһәре мәңге йөрәгем түрендә булачак”, - диде.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836