#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Татар Вагай авылы мәчетендә

последние и лучшие новости искусства в мире

Аллаһның сиңа (Мөхәммәд пәйгамбәргә) фазылы һәм рәхмәте булмаса иде, алардан бер жәмагәть сине (гадел хөкемнән) ялгышлыкка төшерергә карар биргән иде. Хәлбуки, (бу эшнең авыр нәтиҗәсе үзләренә төшәчәге өчен) алар үзләреннән кала беркемне дә юлдан яздырмаслар һәм (моннан соң да) сиңа берни белән дә зарар китерә алмаслар. Чөнки Аллаһ сиңа Китап вә хикмәт иңдерде, сиңа (төрле вәхи белән бүгенгә кадәр) син белмәгән (яшерен) нәрсәләрен өйрәтте. Аллаһның сиңа булган фазылы зур! 

Коръән тәфсире, (4:113)

Рабигул Әүвәл (Мәүлид ән Нәби), сөекле пәйгәмбәребезнең туган аеның беренче көнендә (8 октябрь) Себернең ерак бер почмагы, табигатьнең искиткеч матур урынында, Иртеш елгасы буенда урнашкан Татар Вагай авылы мәчетендә истәлекле вакыйга булып үтте. Ошбу авылда халык бик актив, һәр вакытта дини йолаларга багышланган чаралар бертуктаусыз үткәрелеп тора. Әлбәттә, дини оешманың җитәкчесе - Чәхвәр абый Кормандаевның тырышлыгы, аның янындагы ярдәмчеләренең  изге эштә булган хезмәтләре әйтеп бетергесез.

Ошбу бик мөһим һәм файдалы булган җыелышта бүгенге заман өчен актуаль булган мәсьәлә, катлаулы һәм жаваплы тема ачыкланды. Татар Вагай авылы һәм күрше авыллардан 7 егет мобилизацияләнгәннәр, алар Ватаныбыз тынычлыгы өчен үзләренең изге бурычларын үтәргә хәзерләнәләр. Җыелышта күбрәк басым мобилизация темасына багышланды. Чарада авыл хакимияте җитәкчесе Ислам Туктасын улы Алимов та катнашты. Чыгыш ясаучыларның һәр берсе диярлек дулкынланып, егетләрнең үз бурычларын тулысынча үтәп, сау-сәламәт булып туган якларына кайтуларын теләп дога кылдылар.

Аллаһы Тәгалә Коръән Китабында белдерә: «Мөселманның изге бурычы - үз илеңне, гаиләңне саклау», - диелә. Пәйгамбәребезнең хәдисендә әйтелә: «Ватанны сөю, диннең бер өлеше».

Киләчәктә халыклар, дәүләтләр арасында дуслык, тынычлык, тигезлек алга барсын дигән теләк -дога белән саубуллашып таралыштылар.

Фатыйх ГАРИФУЛЛИН, Төмән шәһәре

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836