#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Январь 2022
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 31 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
31 1 2 3 4 5 6

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Тигез гомер итү серләре

последние и лучшие новости искусства в мире

2-5Тубыл шәһәрендә үрнәк итеп сөйләрлек Мәҗитовлар гаиләсе 40 ел гаилә кыйммәтләрен саклап, тату гомер итәләр. Бу шатлыклы вакыйга турында гаилә хуҗасы Октябрист Чаппар улы: “Бәхет нәрсә ул дип сорасалар, мин: хатынымның, кызларымның, оныкларымның сау-сәламәт булуларында, тигезлектә, татулыкта яшәүләрендә», - дип әйтер идем. Тормыш иптәшем Фирдәүс шәһәрдә туып-үскән, шәһәрнең 1 нче мәктәбен тәмамлап, Тубыл пединститутында белем алган.

Аннары шәһәрнең балалар йортында 36 ел укытучы һәм тәрбияче булып эшләп, хезмәт ветераны исемен алып, лаеклы ялга чыкты. Гомер сукмагым, яшьлек елларым күз алдымда. Аллаһы Тәгалә безне таныштырды да, кавыштырды да. Без үзебез бер-беребезне таптык, кавыштык дип әйтү дөрес түгел. Мин Казанлы авылында 11 балалы гаиләдә 6 нчы бала булып тудым. Әтием Чаппар, әнием Бибиҗамал мин октябрь аенда туганга, миңа Октябрист дип исем кушканнар. Армия сафларында булган чакта булачак хатынымны безнең авылга эшкә җибәргән булалар, ләкин ул, очраклы рәвештә, анда бармый. Мин Армиядән кайтып шәһәргә эшкә урнаштым һәм Фирдәүснең әтисенә эш буенча өенә килдем. Беренче күрүдән миңа Фирдәүс ошады. Бер ел узгач никах туен үткәрдек. Аның исеме дә гарәп теленнән – оҗмах чәчәге дип тәрҗемә ителә. Гомерем буе ул миңа терәк, киңәшче, ярдәмчем булды. Тормыш юлымда, эшемдә очраткан сынауларны җиңеп чыгарга, яңадан аякка басырга да ул миңа ярдәм итте. Дин юлын сайлап, укуымны дәвам итүне һәм дини хезмәтемне дә хуплап, бүген дә ярдәм итә. Сөйләгән сүзе, пешергән ризыгы, кызларыбызга үрнәк булып, аларны эшкә өйрәтеп үстерүләре сокланырлык. Ике кызыбызга да югары белем бирдек, алар икесе дә урнашкан, үз гаиләләре белән яшиләр. Әби-бабалары тормышына ямь өстәп, бүген 3 оныгыбыз тормышыбызны баетып, безне шатландырып торалар”, - диде. Үзара аңлашып яшәү – авыр хезмәтме дигән сорауга, Октябрист Чаппар улы: “40 ел – 40 көн сыман узды. Киләчәк тормышыбызны да бәхетле, шатлыклы көннәр бизәсен. Бүгенге көндә яшь парларга сабыр булырга, бер–берләрен аңлап, кайгыртып яшәргә, әби-бабаларыбыздан сакланып килгән гореф-гадәтләрне онытмаска, тормышның кадерен белеп, бер-береңне ишетеп, туганнарга, балаларга вакыт табып, аларга үрнәк булып яшәргә кирәк”, - дигән киңәшләрен дә җиткерде.

Тубыл шәһәре мәчете хәзрәте Октябрист Чаппар улына аның тормыш иптәше Фирдәүс Мөнир кызына гаиләләрендә җылы мөнәсәбәтләр саклап, кызларына, кияүләренә, оныкларына үрнәк булып бергә бәхетле озын гомер кичерүләрен телик.

Римма УМИТБАЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836