#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Февраль 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Төмәндәге “Хәләл” комитеты хәләл продукцияне контроль астында тота

последние и лучшие новости искусства в мире

Төмән өлкәсендә хәләл ризыкка ихтыяҗ һәрвакыт зур булды. Хәзер бу ихтыяҗ көннән-көн үсә һәм «хәләл» дип аталган тулы бер индустрия барлыкка килә башлады. 2015 елда хәләл тармагына булышу, хәләл товарларны җитештерүгә һәм таратуга күзәтчелек итү максатыннан Төмән өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте каршында «Хәләл» комитеты булдырылган иде. Комитет эшчәнлегенә таянып, Төмән өлкәсе мөселманнары төбәктә “хәләл” дип сатыла торган продукциясенең чынлап хәләл булуын яки булмавын белә ала.

Комитет белгечләре ит җитештерә торган предприятияләрне, технологияләрен тикшерәләр, барысы да кирәкле таләпләргә туры килсә, шул предприятиегә “хәләл” сертификаты тапшырыла. Бөтен белгечләр Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте оештырган махсус уку курсларын үттеләр һәм Татарстан хезмәттәшләренең тәҗрибәсен өйрәнеп кайттылар.

“Хәләл” комитеты эшли башлаганнан соң, “Хәләл” сертификатын алу өчен иң беренчеләрдән булып Каскара кошчылык фабрикасы теләк белдерде. “Хәләл” комитеты булышлыгы белән фабрикада хәләл продукцияне җитештерер өчен бөтен шартлар тудырылды. Тавыкларны шәригатькә муафыйк рәвештә чалыр өчен мөселман динен тоткан хезмәткәрләр эшкә алынды. “Хәләл” комитеты вәкилләре бөтен процессны контроль астында тоталар, тавыкларны сую яки эшкәртү барышында билгеләнгән таләпләрдән тайпылыш табылса, тавыкларга “Хәләл” билгесе куелмый. “Хәләл” комитеты вәкилләре бөтен таләпләр үтәлүен һәрвакыт күзәтеп торалар.

Бугенге көндә Төмән өлкәсе мөселманнары тавык итен генә түгел, ә Төмән өлкәсендә җитештерелгән хәләл тавык йомыркасын да курыкмыйча ашый алалар. Үткән елның ноябрь аенда Төмән өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандарты комитеты А.А.Сазонов исемендәге “Боровская” кошчылык фабрикасының кайбер продукциясен җитештерүгә “Хәләл” сертификатын тапшырды.

Бу предприятие 1960 елда Төмән районының Боровский поселыгында ачыла. Монда йомырка, кош ите һәм йомыркаларның тирән эшкәртү продуктлары җитештерелә.

“Хәләл”сертификаты фабриканың жиһаз, инвентарь һәм җитештерелә торган продукциянең технологиясен тикшерү нәтиҗәсендә бирелде. Тавык йомыркасы, йомырка меланжы, йомырка порошогы, пастеризацияләнгән йомырка аксым һәм сарысын җитештерү шартлары хәләл продукциясе җитештерү таләпләренә туры килә дип танылды. Сертификацияне үткән продуктлар хәләл тамгасы астында чыгарылачак.

“Хәләл” комитеты җитәкчеләре әйтүенчә, алар һәрвакыт хезмәттәшлеккә әзер һәм хәләл продукцияне җитештерү эше төбәгебездә киң таралыш табар дип өметләнәләр. Комитет турында бар мәгълүматны www.al-hakk.ru сайтыннан табарга мөмкин.

Төмән өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте
каршындагы “Хәләл” стандарты комитеты.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836