Материалы

Тубыл мәчетләрендә Ураза гаете намазлары

последние и лучшие новости искусства в мире

19-5Изге Рамазан ае тәмамлану хөрмәтенә бәйрәм вәгазьләрен тыңларга Ураза гаете намазларына килгән мөселманнар белән мәчетләребез шыгрым тулы булды. Ай дәвамында мөселман кардәшләребез шәһәр мәчетләрендә, өйләрендә мул табыннар әзерләп ифтар ашларын уздырдылар. Шәһәрнең Җәмигъ мәчетендә һәм тарихи мәчетебездә Ураза гаете намазын мөселманнар җәмәгать белән укыдылар.

Төбәк диния нәзарәте мөфтие Ибраһим Сухов: «Рамазан аенда тоткан уразаларыбыз кабуллардан булсын! Барчабызга хәерле имин тормыш, игелекле гамәлләр телик», - дип, шәһәр башлыгы Максим Афанасьевның Котлау хатын укыды. Рамазан аенда тәравих намазларында Коръәнне яттан, күңелләргә үтеп керерлек итеп укыган, искиткеч көчле, матур тавышлы Гулмирзо улы Насруллога Ибраһим хәзрәт Сухов Рәхмәт хаты тапшырды.

Бу көнне шәһәрнең тарихи мәчетендә дә Ураза гаете намазы укылды. Фәннур хәзрәт Казыймов вәгазь сөйләде. Рамазан ае тәмамлангач та изге гамәлләр кылып, яхшы ниятләр белән яшәргә язсын дигән теләкләрен юллады.

Себер-татар мәдәният үзәгендә

Ураза гаетенә багышланган мәдәни чара үткәрү үзәктә традициягә керде. Чараны Коръән аятьләре белән Фәннур хәзрәт Казыймов ачып, тамашачыларны бәйрәм белән котлады. Алып баручылар Лилия Фәизова белән Константин Симонов изге Рамазан ае, Ураза гаете бәйрәме турында сөйләделәр. Шәһәрнең «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы рәисе Айсылу Юнысова мөнәҗәт белән бәйрәм концертын башлап җибәрде. Тамашачылар яраткан җырчылары Хәсән Хучашев, Динара Әбсәләмова, Айгөл Корбанова, Илтус Уразмәмәтов, Лариса Чәмилова, Айгөл Моратова, Фәрид Гаитов, «Яшьлеккә сәяхәт», «Себер нурлары» ансамбльләре, «Йолдызлар» вокал коллективы башкаруында җырларны яратып тыңладылар. Татар биюләрен сәләтле биюче Дарина Ваһапова, «Мирас» бию ансамбле башкардылар. Дини темага җырлар, мәгънәле чыгышлар белән үрелеп барган бәйрәм концерты бер тында узды. Фойеда татар газета-журналларын яздыру оештырылды. Тамашачылар оештыручыларга рәхмәтләрен әйтеп, эшләрендә уңышлар теләделәр.

Римма УМИТБАЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума