Материалы

Тубылдагы “Ак калфак”ның игелекле эшләре

последние и лучшие новости искусства в мире

49-5Тубыл шәһәренең себер-татар мәдәният үзәгендә изге Мәүлид аена багышланган бәйрәм чарасын шәһәрнең “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Айсылу Әбделмән кызы Юнысова оештырды.

Дини бәйрәмне шәһәрнең Җәмигъ мәчетеннән килгән Тимур хәзрәт Ниязов Коръәннән аятьләр белән башлаганнан соң, Мәүлид ае һәм пәйгамбәребез Мөхәммәт сәлаллаһу гәләйһиссәләм турында эчтәлекле вәгазьдә Мәүлид аеның мәгънәсе, пәйгамбәребезнең тарихы, аның балачагы турында сөйләде. Бу көннәрне күбрәк салават әйтергә, изгелек кылырга, хәер-садакалар бирергә кирәклеге турында әйтте.

Мондый изге көннәрне себердә дә гореф-гадәтләребезне саклап, камыр ризыклар пешереп Мәүлид ашларын үткәрүләре халкыбызның кунакчыллыгын, ярдәмчеллеген күрсәтә, диде. Ике телдә алып барган вәгазьне олысы-кечесе кызыксынып тыңлады.

“Буыннар чылбыры ныгысын өчен, яшь буынга үрнәк күрсәтеп, гореф-гадәтләребезне саклап мондый бәйрәмнәрне үткәрүнең мөһимлеге, кирәклеге турында онытмыйк. Бүген балаларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлап, күчтәнәчләр тапшырдылар, аларны сөендерделәр”, - дип сөйләде Гөлшат Сухова. “Пәйгамбәрләребез ислам динендә, православиеда тугрылыклы булырга, әти-әниләрегезне хөрмәт итәргә, начарлык эшләмәскә чакыра. Ислам дине нигезе яхшылыкка өнди”, - дип Җәмигъ мәчете каршында ислам дине дәресләрен алып баручы Роза Камарова фикерләре белән уртаклашты. Милли камыр ризыклары, җиләк-җимеш, конфетлар белән күп балалы гаиләләрдән килгәннәрне өлкән яшьтәге кунакларны сыйлаучылар, бәйрәмне үткәрүдә матди ярдәм күрсәтүчеләр: Эдуард хаҗи Юнысовка, Ерман Исентаевка, Сорбон Олимовка, Роза Камаровга һәм барлык катнашучыларга оештыручылар рәхмәтләрен юлладылар. Кичә ахырында себер-татар мәдәният үзәге җитәкчесе Гөлсинә Ташкеева “Ак калфак” оешмасына, А.Юнысовага, Э.Юнысовка, С.Олимовка, Е.Исентаевка Рәхмәт хатлары тапшырды.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума