Материалы

“Укылмый калган намазларны нишләтергә?”

последние и лучшие новости искусства в мире

12-413 мартта Төмәндә имамнарның белемнәрен күтәрү курслары онлайн рәвештә башланып китте. Укулар вакытында ислам психологиясе, педагогикасы, хәдисләр, социализация һәм башка темалар буенча лекцияләр булды. Курсларда Төмән, Тубыл, Ялутор, Вагай, Яркәү һәм башка районнардан имамнар, мәчет каршындагы курслар укытучылары, мәчеткә йөрүчеләр катнаштылар.

Мөселман кардәшләр намаз укуны ялкауланып калдырырга ярамаганлыгын, проблемалы яшүсмерләрнең үз-үзләрен тотышы, гаилә мөнәсәбәтләре, экстремизм күренешләре профилактикасы, мигрантларны социомәдәни адаптацияләүнең уңышлы практикасы, хәдисләрнең мөһимлеге, дини оешмаларның мәгълүмати-методик эшчәнлеге һәм башка күп мөһим темаларга белгечләр тарафыннан төпле аңлатылган чыгышлар тыңладылар. Шунда ук сораулар да бирә бардылар. Мәсәлән, олы яшьтәге кеше калган намазлары турында борчылып сорау бирде. Төмән районы имам-мөхтәсибе, Диния нәзарәте казые Габдерахман хәзрәт Камалиев аларга мәҗбүри укырга кирәклеген аңламыйчан калган намазларны яңадан үтәү кирәк түгеллеген һәм аларны 50 яшьтән узучыларга башкарып чыгу да мөмкин булмавын хәбәр итте. Ә менә 20-30 яшьлекләргә укылмый калган еллар өчен һәр намаздан соң, калган намазның фарызын гына каза кылырга киңәш бирде. Сөннәт намазлары каза кылынмый. Вакытында укымыйча намазны сәбәпсез калдырырга ярамый, диде.

Дин әһелләре короновирус пандемиясе вакытында да укуларын дәвам итәләр, белемнәрен күтәрәләр. Бу эшләрне оештыручыларга зур рәхмәтләр юллыйсы килә.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума