#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Май 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 31 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Ураза хикмәтләре

последние и лучшие новости искусства в мире

Ураза тоту мөселман бәндәсенең рухын пакьлый. Ураза тук кешегә ач кешенең хәлен белергә булыша, моңа өстәмә булып, ул Аллаһ Раббысының һәр кешегә булган рәхмәтен тоя ала.

Фарыз ураза һәр балигъ, үз акылында, һәм сәламәтлеге булган һәр мөселман өстендә булган бурыч, ул таң атканнан кояш баюга кадәр дәвам итә.

Рамазан аеның һәр кичендә Аллаһы Тәгалә өч мәртәбә әйтер: "Миннән сораучы бармы? Мин аның сораганын бирермен. Әй, тәүбә итүче бармы? Мин аның тәүбәсен кабул итәрмен. Ярлыкау сораучы бармы? Мин аны ярлыкармын".

Аллаһы Тәгалә Рамазан аеның һәр кичәсендә авыз ачкан вакытта тәмугтан мең-мең колны коткарыр. Рамазан аеның соңгы көнендә булса, бу көндә айның башыннан ахырына кадәр азат кылынган кадәр кол азат ителер. Әгәр кадер киче булса, Аллаһы Тәгалә Җәбраилгә боерыр, фәрештәләр җәмәгате белән җиргә иңәр. Алар һәрбер утыручыга, һәрбер намаз укучыга һәм һәрбер зекер әйтүчегә сәлам бирерләр. Фәрештәләр өммәт белән күрешерләр, таң атканга кадәр өммәтнең догаларына, Амин, дип әйтерләр. Җәб­раил әйтер: «Аллаһы Тәгалә мөэмин­нәрдән явызлыкларны кичте һәм аларны ярлыкады, мәгәр дүрт төрле халыкны гына ярлыкамады. Беренчесе, даими хәмер эчүче; икенчесе, ата-анасын ачуландыручы; өченчесе, кардәшләренең хәлләрен белмәүче; дүр­тенчесе, көнчелек итеп дошманлык саклаучы».

Рамазан ае — ул сабырлык ае. Сабырлыкның савабы җәннәт. Ул ай тигезлек ае, бу айда мөэминнең ризыгы арттырылыр. Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйтте: «Берәү ураза тотучыга авыз ачтырса, аңа кол азат итү әҗере булыр һәм гөнаһлары ярлыканыр. Аллаһы Тәгалә бу савапны сөт, хөрмә, яки бер йотым су белән авыз ачтыручыга бирә. Бер кеше ураза тотучыны туендырса, аның гөнаһларына ярлыкау булыр һәм ул кешене Раббысы минем махсус күлемнән бер мәртәбә эчерер. Бер мәртәбә эчкәннән соң, хәтта оҗмахка кергәнчегә кадәр һич сусамас». Ул авыз ачтыручыга ураза тоткан кешенең әҗере кебек, һич ким булмаган әҗер булыр. Ул шундый ай, аның башы рәхмәт, уртасы гөнаһларны ярлыкау, ахыры җәһәннәмнән азат итү булыр. Бер кеше ураза вакытында хезмәтчесенең хезмәтен җиңеләйтсә, Аллаһы Тәгалә ул кешене җәһәннәмнән азат итәр».

Габделхак Ризванов, Казан дәүләт медицина университеты доценты: “Уразада иң мөһиме: ашау-эчүне җайга салу. Сәхәргә эремчек, сөт өсте, хәләл иттән әзерләнгән шулпа бик әйбәт. Кара бодай, тары, дөге боткалары да туклыклы. Кичкә шулай ук ит шулпасы, тавык, балык ризыклары пешерергә мөмкин. Искәртмә. Тик кайбер хасталарга ураза тотарга ярамый. Мәсәлән, шикәр чире белән авыручы көн дәвамында аз-азлап 5 мәртәбә ашарга тиеш. Гипертония белән авыручыга дару эчәргә кирәк. Йөкле ханымнар, бала имезүче аналар, йөрәк-кан тамырлары системасы, көчле формада үпкә, бавыр, бөер, ашказаны авырулары булганнар да ураза тотудан тыелсын иде. Һәрхәлдә үзеңнең чамаңны белергә, башта табиб белән киңәшергә кирәк”. 

Гөлнур ВӘЛИЕВА туплады.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836