Материалы

Яңа елларны каршылаулар шатлыккамы, әллә кайгы-хәсрәткәме?

последние и лучшие новости искусства в мире

Минздрав һәм Росстат күрсәткечләренә таянып, йөрәкләрне калтыратучы һәм җаннарыбызны куркытучы мәгълүматлар күрәбез. Яңа ел - бәйрәм көннәрендә Россия дәүләтендә 12 мең кеше бакыйга күчкәннәр, күбесе исерткеч эчемлекләр белән мавыгып үлгән. Әфган сугышында ун ел буена 15 меңләп совет хәрбиләре һәлак булган. Табибларның әйтүләре буенча, аракыны чамадан тыш куллану йөрәк тибешенә начар тәэсир итә һәм ахырда - тахикардия, стенокардия барлыкка килә икән. Яңа ел бәйрәмнәре онытылып та китте. Ә бит тагын бәйрәм көннәре якынлаша. 8 нче Март - Хатын-кызлар бәйрәме килеп җитә.

Ничек тә булса, ошбу бәйрәм көннәрен халкыбыз киләчәктә шайтан хәйләсенә алданмыйча, сау килеш, уйнап-көлеп, матур итеп үткәреп торсын иде. Коръән китабында әйтелә: “Ий мөэминнәр! Исертә торган эчемлекләр һәммәсе дә, отыш уеннары һәртөрлесе дә, сыннарга гыйбадәт итү - Аллаһудан башка мәхлукларга табыну эшләре, шулай ук ырымлану - багучылык эшләре хәрамдыр, шайтан эшләреннән булган пычрак эшләрдер, һәлак булудан котылмаклыгыгыз өчен бу нәҗес эшләрдән ерак булыгыз! Саклансагыз, шаятъ котылырсыз - өстенлек табарсыз. Хәмер эчүегез һәм отыш уеннар уйнавыгыз белән, әлбәттә, шайтан арагызда дошманлыкны һәм бер-берегезгә һөҗүм иттерә торган ачуны булдырырга тели вә Коръән вәгазеннән, намаз укудан сезне тыярга тели, шулай булгач, ул шайтан эше булган - нәҗесләрдән тыеласызмы? Әллә тыелмыйсызмы? Әлбәттә тыелыгыз!”

Маидә (5) сүрәсе, 90-91 нче аятьләр.

Фатыйх ГАРИФУЛЛИН, Төмән шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума