Материалы

Яңа Кәешкүл мәчетендә якшәмбе мәктәбе эшли

последние и лучшие новости искусства в мире

49-3Күптән түгел өлкә Ислам мәгърифәт үзәге мөселманнарының дини белемнәрен күтәрү максаты белән оештырылган курсларда Яркәү районы, Яңа Кәешкүл авылыннан 5 шәкерт укып кайттылар. Без алар белән Төмән шәһәрендә узган “Исламда социаль хезмәт” регионара конференциясендә очраштык. Алар бертавыштан Ислам мәгърифәт үзәге башкарган хезмәтләренә олы рәхмәтләрен белдереп: “Күп төрле яңалыклар белән танышып, бәхәсле сорауларга төгәл җавапларын белдек, төрле галим-галимәләр, дин әһелләре белән якыннан танышып, проблемаларыбызны әйтеп, чишү юлларын да карадык. Безгә мондый курслар бик кирәк, биредә яңгыраган һәр мәгълүматны язып, отып калырга тырышабыз. Чөнки ул мәгълүматларны без авылдашларга түкми-чәчми җиткерергә тиешбез”, - диделәр. Форсаттан файдаланып, без авыл мөселманнары оешмасы рәисе Сабирә апа Фәйзуллинадан соңгы елларда нинди эшләр алып барылуы турында сораштык.

- Бу вазифаны 2003 елдан 2015 елга хәтле тормыш иптәшем Әйтмөхәммәт Нәби улы башкарды. Әйтергә кирәк, ул мәчет төзүнең беренче көненнән алып, үзенең соңгы сулышына хәтле Аллаһы йортыбыздан азан тавышы яңгырап торсын, анда җылы, якты булсын, мәчеттә кеше саны күбәя барсын дип тырышты. Көтмәгәндә ул вафат булып куйгач, авылдашлар ышанып бу эшне миңа тапшырдылар. Ходай ризалыгы өчен инде мин дәвам итәм. Мәчет эшләрендә яшьләр булышалар, утын ярып, ташып куялар. Ишек алдыннан карны көрәп, чистартып, су кертәләр. Алар – Таштимер Ташбулатов, Самат Халиков, Илдус Абдразаков, Ильяс Мәхмүтов. Шундый иманлы, мәрхәмәтле яшьләребез булганга без бик шатланабыз. Гомумән, авылдашларыбызның иман юлына басуларына Аллаһы Тәгаләгә бик рәхмәтлебез. Тагын да бездә сөенечле хәбәр бар – Аллаһы Тәгалә үзе насыйп итеп авылыбызга дини белемле яшь килен төште. 2012-2013 елларда безгә Төркиядән Коръән хафиз Сәйфетдин Алтдинкайнак белән Исмәгыйль Гоктеке килеп зурларны һәм балаларны гарәпчә дөрес укырга өйрәтеп, Коръән сүрәләрен ятларга булыштылар. Аннары каникул вакытларда Яркәү мәчете имамы Фәрхәт Мәҗитов килеп укытып китә иде. Ә бүгенге көндә авылдашларга ислам нигезләрен Әлмәт шәһәренең ислам мәдрәсәсен тәмамлап, бер ел Төмән шәһәренең Җәмигъ мәчете каршындагы якшәмбе мәктәбендә укытып тәҗрибә туплап өлгергән мөгаллимә Мәрьям Мәҗитова өйрәтә”, - дип, бик сөенеп сөйләде Сабирә апа. Без Мәрьям ханым белән дә якыннан танышып, башкарган изге хезмәте турында кызыксындык.

- Мин Төмән шәһәрендә мөселман гаиләсендә туып-үстем. 9 сыйныфны тәмамлагач, үзем теләп Әлмәт шәһәренең Ризаэтдин Фәхретдин исемендәге ислам мәдрәсәсенә укырга киттем. Без анда берүк вакытта кичке мәктәптә урта гомуми белем дә алдык. Мәдрәсәдә укыган елларда ук белемебезне практикада кулландык. Яңа Кәешкүл мәчетендә сентябрь аеннан укыта башладым. Шушы вакыт эчендә уку процессын рәткә салып, шимбә көнне 10-12 хатын-кыз, ә якшәмбедә 15 бала укый. Алар белән без ислам дине нигезләрен, гарәп графикасын өйрәнәбез, әдәп, әхлак темаларына сөйләшәбез. Әби-апалар пешереп тәмле ризыклар китерәләр, сөйләшү, фикер алышулар түгәрәк өстәл артында бара. Авыл халкының дингә тартылуы күңелләрне күтәрә, эшләү теләген арттыра”, - диде яшь мөгаллимә. Авыл мәчете имамы Ишмөхәммәт хәзрәт Аитов та теләкләрен өстәп: “Дингә яшьләрне тарту бик зарур эш. Чөнки динебез бары тик яхшылыкка, тәртипле, тәүфыйклы, кече күңелле булырга өнди. Без мәчеттә, хәтем ашлары, мәҗлесләрдә яшьләр белән аңлату эшләре алып барабыз. Эшебез дәвамлы булсын иде. Мәчетебезнең матурлыгы белән түгел, шыгрым тулылыгы белән мактанырга язсын”, - диде.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума