Материалы

Юбилейлы бәйрәм

последние и лучшие новости искусства в мире

27-3Төмән районы, Шыкча авылында 26 июнь көнне мәчетнең 25 еллык юбилее уңаеннан Ураза бәйрәме уздырылды. Әлеге бәйрәмгә авылның хөрмәтле кешеләре, тирә-як авыллар мәчетләренең имамнары һәм Төмән шәһәреннән түрәләр, кунаклар килгәннәр.

Гадәттәгечә, бәйрәм тантанасын мәчет имамы хаҗи Нариман хәзрәт Гадеев ачып, Төмән өлкә мөселман диния нәзарәтенең идарә җитәкчесе мөфти Зиннәт хәзрәт Садыйков Коръән сүрәләре белән башлап җибәрде.

“Кем мәчет төзүгә ярдәм иткән, шулар җәннәткә алдан керерләр”, - ди Зиннәт хәзрәт. Моннан 25 ел элек, илдә авырлык вакытында төзелә башлый Шыкча мәчете.

Бүгенге көндә иң күп ярдәм итүчеләр хөрмәттә. Алар исемлеге мәчет ишек янына куелган мемориал тактада. Анда “Яңарыш” газетасының беренче мөхәррире А.Сәгыйтов та теркәлгән. Шыкча авылының аксакалларын, хөрмәтле бабайларыбыз - Г.Уразмәтов, Ш.Газизов, М.Әминов, Г.Гимадиевны Зиннәт хәзрәт Садыйков Мәскәүдән килгән махсус медальләр белән бүләкләде. Берничә кешегә Мактау кәгазе тапшырылды. Милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты җитәкчесе Е.Воробьев үзе, губернатор исеменнән кайнар котлап, чыгышын “Әссәламәгәләйкүм” – дип башлады. Ул: “Мәчетегез якты, нурлы”, - дип билгеләде һәм бәйрәм белән котлагач, “садака” тартмасына акча салды.

27-4Россиянең Азия өлеше мөселман дини идарәсе баш мөфтиенең хокуклы вәкиле Фатыйх хәзрәт Гарифуллин да авылдашларын кайнар котлап, авылның, мәчетнең тарихын сөйләп китте һәм берничә кешене Коръән китабы белән бүләкләде.

Коръән китабы тәрҗемәсен авыл хакимияте башлыгы Р.Әминовка тапшырды. Аннары элекке өлкә мөфтие Галимҗан хәзрәт Бикмуллин һәм элекке Туринск совхозы директоры Такыйулла Шәрипов чыгыш ясадылар. Үз вакытында бу кешеләр шулай ук мәчеткә зур ярдәм итүчеләр. Бүгенге көндә иман йортында ремонт тәмамланып, ул тагын да ямьләнгән.

Котлаучылар, җылы тәбрикләү сүзләре әйтеп, бер-бер артлы сәхнәгә агылдылар. Тантаналы бәйрәм кичәсеннән соң, барлык кунакларны авыл клубына чакырдылар.

Наилә САФИУЛЛИНА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума